15 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
«Татспиртпром»ның яңа генераль директоры итеп Руслан Максудов билгеләнде
Ирек Миңнәхмәтов компания җитәкчесе вазифасыннан китте, коллективка яңа башлыкны тәкъдим иттеләр.
-
Бәйрәмне иртә башлаганнар
Транспорт чаралары белән спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә утыручыларга җәза бик кырыс хәзер. Кагыйдәне шушы рәвешле тупас бозучы 1,5-2 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә һәм 30 мең сум штраф тули. Шуңа да карамастан, руль артына спиртлы эчемлек кулланган килеш утыручылар тоткарланып тора. 2019 елда 101 исерек йөртүченең транспорт белән идарә итү таныклыгын алдыруы шул хакта сөйли.
-
Алдагы биш көндә Идел буенда аномаль җылы һава торышы була
Россиянең күпчелек өлешендә температураның климатик нормадан тайпылышы 12 градус тәшкил итәчәк.
-
ЫШАНЫЧЛЫ КУЛЛАРДА
“Балаларга белем һәм әхлак тәрбиясе бирү, аларны патриотик рухта тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше булдыру, бала тәрбияләүдә әтиләрнең ролен арттыру”. Авылыбызның “Ак чәчәк” балалар бакчасы хезмәткәрләренең төп эш принциплары әнә шулар. Шулай ук уңышка ирешүнең тагын бер шарты булып аларның сәламәтлеген кайгырту тора.
-
Өйнең нуры – әнидә
2019 елның соңгы көннәрендә Кече Шыңар авылында яшәүче Илһамия Сәхабетдин кызы Сәхипова 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алды. Яраткан әбиләрен олы бәйрәме белән котларга балалары, килен-кияүләре, онык-оныкчыклары өй тутырып җыйналган иде
-
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Юлламасын Мәскәүдә тыңлаячак
Татарстан Президенты бүген Мәскәүгә эш сәфәренә бара.
-
Татарстан табиблары урамда башка кимичә йөрү куркыныч булуын кисәтә
Кыш көне башка кими йөргәндә, менингит авыруы барлыкка килү куркынычы бар.
-
БАЛЫКЧЫЛАР “ТАШБАКА”ДА ЯРЫШТЫ
Саба балыкчылары 7 гыйнварда боз астыннан балык тоту буенча үзләренең чираттагы бәйгеләрен үткәрделәр. Ярыш Чулман елгасында, Мамадыш районы Берсут авылы янында урнашкан, балыкчылар телендә Ташбака дип йөртелгән урында 72 кеше катнашында барды. Балыклар бик сайландылар ул көнне, кешесенә карап кына чирттеләр.
-
ВАКЫТ АЛАРНЫ САЙЛАГАН
Бүгенге көндә без тормышы Саба районы белән бәйле 10 герой турында яхшы гына беләбез. Аларның 4есе – Советлар Союзы, тагын шулкадәре Социалистик Хезмәт Герое һәм икесе Дан орденнарының тулы кавалерлары. Алар безнең районда эшләгән яки туган шәхесләр.
-
Елның тәүге кызыл туе
Районыбыз тагын бер яңа гаиләгә ишәйде: узган җомгада 2020 елның беренче пары язылышты, Тимершыкта яңа Дәүләтҗановлар гаиләсе барлыкка килде.
-
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрендә керем үсеше күзәтелә
2019 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга кереште, биредә төп ставка кооперацияне үстерүгә ясала.
-
1 гыйнвардан арта...
Гыйнварда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 6,6 процентка артып 16,4 мең сум тәшкил итә, бу 2019 елга караганда мең сумга артыграк.
-
Андрей Каргинов экипажы «Дакар» раллиенда рәттән дүртенче этапта җиңде
Марафонның тугызынчы этабы Вада-әл-Давасир—Харад юлы буенча узды.
-
Татарстан юлларында бозлавык булачак һәм бераз кар явачак
Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
-
АВЫЛГА КАЙТКАНЫНА ҮКЕНМИ
Узган атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы эшенә йомгак ясадылар.