Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Татарстан юлларында бозлавык булачак һәм бераз кар явачак

    Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы көтелә.

    15 гыйнварда, республика территориясендә бозлавык һәм кар явуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Бүген аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил булуы ихтимал.

    «Төнлә минималь һава температурасы -2..-7 градус була. Көндез максималь һава температурасы 0..-5 градус», диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

    Фото: архив/Михаил Захаров

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: