Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БАЛЫКЧЫЛАР “ТАШБАКА”ДА ЯРЫШТЫ

Саба балыкчылары 7 гыйнварда боз астыннан балык тоту буенча үзләренең чираттагы бәйгеләрен үткәрделәр. Ярыш Чулман елгасында, Мамадыш районы Берсут авылы янында урнашкан, балыкчылар телендә Ташбака дип йөртелгән урында 72 кеше катнашында барды. Балыклар бик сайландылар ул көнне, кешесенә карап кына чирттеләр.

Марат Саматов әйтүенчә, әле быел аның мондый шәп чиртү күргәне булмаган. Ул 20 берш балыгы тотты.  Газинур Булатовны да яратты балык­лар, гел аның кармагы тирәсендә йөзделәр. “Гел чиртеп торды”, – диде ул канәгать елмаеп. Кайберәүләрнең кармак җепләре көне буена бер дә тартылып карамады. Туктар авылыннан Руслан Исхаков балыкка соңгы 3 баруында да буш кул белән кайткан.

Балык тоту – ул иң демократик спорт төре. Монда генераль директорлар да, көтүчеләр дә тигез. Балыклар блат буенча да, акча янчыгына карап та капмый. Әмер биреп тә, куштанлашам дип, боз астына төшеп "кирәк кеше"нең кармагына балык каптырып та булмый. Биредә соңгы вакытта сирәк кулланылып дефицитка әйләнгән гаделлек хөкем итә. Бәлки шушы ягы белән дә җәлеп итәдер бу шөгыль күпләрне. Һәр ярышның асылы – җиңүчене ачыклау. Балык тоту кирәк-ярак­лары белән сәүдә итүче кибет ху­җалары Мөнир Сафин, Нәкыя Вафина, Анна Нигмәтҗанова, Алмаз Мөбарәкшин иганәчелегендә үткәрелгән ярыш тагы шунысы белән үзенчәлекле булды:  иң зур балык рулетка белән үлчәнелде. Былтыргы ярышта үлчәнгән саен төрле авырлык күрсәтүче үлчәүнең абруе  югалды. Ярышларны 22 ел  үткәрү дәверендә күп төрле хәйлә,  ялган белән очрашырга туры  килгәне бар.  Гаделлек булсын өчен видеога төшерелеп, ватсаптагы балыкчылар группасына  җибәрелеп барылды.

Ярышның ахырында балыкчылар 60 яшен тутырган Расих Һадиев, Илһам Хуҗиәхмәтовны юбилейлары белән котладылар.

Балык тотуда 1нче  урынны Сабадан Фәнис Гатауллин (рәсемдә)яулады. Ул 55 сантиметрлы  судак тоткан  иде. Икенче урын 53,5 сантиметрлы жумба балыгы  өчен  Лесхоздан Әмир Сираҗиевка  бирелде.  Өченче  урынны Казаннан кайткан Адель Гомәров  (әти-әнисе Сабадан) алды. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, яшьләр эшләре һәм  спорт  бүлеге Дип­ломнары тапшырылды.

Хәниф Тимербаев,

ярышларны оештыручы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев