Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татспиртпром»ның яңа генераль директоры итеп Руслан Максудов билгеләнде

Ирек Миңнәхмәтов компания җитәкчесе вазифасыннан китте, коллективка яңа башлыкны тәкъдим иттеләр.

«Татспиртпром» АҖдә бүген генераль директор алмашынды, Ирек Миңнәхмәтов урынына Руслан Максудов килде. Бу хакта «Татар-информ»га компаниянең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашында коллектив белән очрашуда Ирек Җәүдәт улының вазифасыннан китүе әйтелде, яңа җитәкче тәкъдим ителде. Ул Руслан Искәндәр улы Максудов булачак», — диделәр «Татспиртпром» матбугат хезмәтендә.

Ирек Миңнәхмәтов 2015 елда компания генераль директоры вазифасына килде. Хәзер ул үз бизнесын үстерү белән шөгыльләнергә планлаштыра, диделәр матбугат хезмәтендә.

Руслан Максудов Казан университетының физика факультетын тәмамлаган. Аның беренче эш урыны «Нәфис Косметикс» булды. 2000 еллар башыннан «ВымпелКом»да эшли — башта Казан филиалында, аннары Идел буе масштабында. 2006 елда «Украина радиосистемалары» компаниясендә («ВымпелКом» бүлекчәсе) массакүләм базарда сатуны үстерә башлаган. Соңгы ун елда анда төбәкләрдә корпоратив бизнесны үстерү буенча директор булган.

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев