Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Елның тәүге кызыл туе

Районыбыз тагын бер яңа гаиләгә ишәйде: узган җомгада 2020 елның беренче пары язылышты, Тимершыкта яңа Дәүләтҗановлар гаиләсе барлыкка килде.

Законлы никахлашу көне – һәр яшь кеше тормышының   гүзәл вакыйгасы, гомергә истә калырлык кабатланмас бәйрәме. Гаиләләр  нык һәм тату икән, җәмгыятебез дә тотрыклы дигән  сүз. Тимершык авылының асыл егете Инсаф белән Чүпрәле районы гүзәле Альбина да ак кышларда бер-берсенә ак вәгъдәләр биреп парлы гаилә нигезенә аяк бастылар.  Инсаф  булачак хәләл җәфете Альбина белән Казан кооперация институтында укучы  сыйныфташы Гөльязның туган көн мәҗлесендә таныша. Кызлар бер уку йортында укып, фатирда да бергә яшәгәннәр.  Ике яшь йөрәкне табыштырып, кавыштырган туган көн бәйрәме  алар күңелендә гомергә матур истәлек булып сакланачак.  «Альбина  беренче күрүдә үк  мине матурлыгы белән гашыйк итте», – ди гаилә башлыгы дигән җаваплы статусны  үз кулларына алган Инсаф. Альбинага егетнең аз сүзле, акыллы  булуы ошаган.  Дүрт ел элек кабынган сөю яшьләрне бүгенге кызыл туйга  китергән. Кечкенәдән туган җиргә, табигатькә гашыйк Инсаф әтисе юлын – авыл хуҗалыгы юнәлешен сайлаган. Казан дәүләт аграр университетын тәмамлап, бүген «Саба» җәмгыятендә агроном ярдәмчесе булып эшли. Магистратурада укуын дәвам итә. Чүпрәленең данлыклы Цильна авылында туып-үскән Альбина  Казан кооперация институтында икътисадчы-бухгалтер белгечлеге алган.  Икесе дә гаиләдә өлкән бала буларак, үзләреннән ке­че туганнарына гаилә кыйм­мәтләре буенча зур җа­ваплылык салынуын ях-­шы аңлыйлар. Район мәдәният йортында уз­ган тантанада гаилә төзүнең җаваплылыгы, кануннары тагын бер кат  аңлатылып, иң элек  гражданлык хә­ле актларын теркәү бүлеге мө­дире Алсу Шәй­хет­динова тәкъдим ит­кән актлар китабына кул куйдылар...

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/bgen-sabada-2020-elny-berenche-nikakhy-terklde-albina-m-insaf-dltanovlarny-zakonly-nikakhlary-beln-kotlyybyz

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев