Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

ЫШАНЫЧЛЫ КУЛЛАРДА

“Балаларга белем һәм әхлак тәрбиясе бирү, аларны патриотик рухта тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше булдыру, бала тәрбияләүдә әтиләрнең ролен арттыру”. Авылыбызның “Ак чәчәк” балалар бакчасы хезмәткәрләренең төп эш принциплары әнә шулар. Шулай ук уңышка ирешүнең тагын бер шарты булып аларның сәламәтлеген кайгырту тора.

Шуңа күрә дә һәр көнне иртә белән биредә гимнастика, саф һавада уеннар, төрле күмәк-иҗади чаралар үткәрелә. Барлык балалар һәм хезмәткәрләр “Кросс”, “Лыжня” кебек күмәк чараларда актив катнашалар. Бакчада ел дәвамында “Яшь җәяүле әлифбасы”, “Күңелле инглиз теле” түгәрәкләре эшләп килә. Балаларга белем һәм тәрбия өлкәсендә әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә зур эш башкарыла. Алар ачык шөгыльләргә, бәйрәмнәргә, җыелышларга чакырыла. Агач утырту акциясендә дә  актив катнашалар. Шулай ук әтиләр сыерчык оялары, җимлекләр ясап алып киләләр. “Адаптация чорының кыенлыклары”, “Әгәр балаң бакчага йөрергә теләмәсә”, “Әгәр балаң ялганласа...”, “Әхлаклы шәхес тәрбиялик” кебек консультацияләр үткәрелә. Уку елы дәвамында төрле конкурсларда катнашалар. Әйтик, “Йолдызлык 2019” конкурсында  Ильяс Сабиров 2 урынны алган. “Инглиз теле фестивале”ндә катнашып, Ф. Мөбәракова, З. Сабирова 3 урынга лаек булганнар. ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында “Сертотмас, юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?” дигән әкият сәхнәләштерелгән, балалар призлар белән бүләкләнгән. Авылның сугышта үлгән батырлары истәлегенә куелган обелиск елның һәр фасылында чистартылып торылган. “Белем көне”, Сөмбелә бәйрәме”, “Яңа ел”, “Тукай туган көн”, “Кошлар көне”, “9 май – җиңү бәйрәме” кебек традицион бәйрәмнәрдә балаларда патриотик караш тәрбиялиләр. Гаилә бәйрәме, “Әниләр көне”, “Нәүрүз”, “Өлкәннәр көне”, “Сабантуй”, “Әбием – кадерлем” кичәләре аша якын кешеләребезгә, халкыбызга, аларның милли йолаларына, тарихыбызга мәхәббәт уята алганнар. Ясле-бакча мөдире Людмила Таһирова, тәрбияче Гөлүзә Гайфиева, тәрбияче ярдәмчеләре Әлфия Шаһабиева, Әдилә Хабибуллинага балалар да, әти-әниләр дә бик рәхмәтле, пешекче Ралинә Әхмәтова пешергән ризыкларны да балалар бик яратып ашыйлар. Кыскасы, балалар – ышанычлы кулларда.

Фирәис Нигъмәтҗанов,

Кызыл Мишә.

Фото: edu.tatar.ru/saby/k-mesha/dou

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев