Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйрәмне иртә башлаганнар

Транспорт чаралары белән спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә утыручыларга җәза бик кырыс хәзер. Кагыйдәне шушы рәвешле тупас бозучы 1,5-2 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә һәм 30 мең сум штраф тули. Шуңа да карамастан, руль артына спиртлы эчемлек кулланган килеш утыручылар тоткарланып тора. 2019 елда 101 исерек йөртүченең транспорт белән идарә итү таныклыгын алдыруы шул хакта сөйли.

Елның  соңгы аенда җаваплылыкка тартылучылар белән таныштырабыз. Исерек   йөртүчегә беренче беркетмә 2 декабрьдә төзелә. Казаннан  килгән Г. Сабада “Тойота” белән махмыры чыгып бетмәгән хәлдә йөргәндә туктатыла.  Ә Саба  егете С. 10 декабрьдә ЮХИДИ хезмәткәре тарфыннан  тикшерелгәндә  алкотестерга 1,377 промилле күрсәткеч бирә. Әмма Кукмараның Сәрдекбаш авылы  кешесе аны да уздыра (1,444 промилле). Районыбыз юлында 26 декабрьдә автомобиленнән чыкканнан  соң  аны  аягында  чак басып торуын    күрәләр.  1980 елгы Р. исә правасыз  килеш “Рено-Меган” белән Калуга  өлкәсеннән үк Сабага  килеп  җитә һәм 24 декабрьдә Муса Җәлил  урамында авария  ясый. Шуның өстенә аек хәлдә түгеллеге дә ачыклана.  Оет авылыннан 17 декабрьдә  “ДТ” тракторы белән тоткарланган В. тикшерү вакытында алкотестерга өрүдән баш тарта. Аңа алкоголь  исереклеге билгеләре белән беркетмә төзелә. Бөкрене  кабер генә төзәтә дигән әйтемнең  дөреслеген Шәмәрдәндә  яшәүче А. раслады.  Ул 27 декабрьдә аек булмаган хәлдә туктатылганда исерек килеш машина йөрткән өчен правасын  алдырганына 1 ел да  узмаган  иде әле.  Мәгълүм булганча, мондый хәл бер ел эчендә кабатланган очракта җинаять җаваплылыгы  кузгатыла.  Шәмәрдәннән М. да  Яңа  ел бәйрәмен иртә башлаган булып  чыкты. Ул 28 декабрьдә “Фольксваген”да спиртлы эчемлек  кулланган  хәлдә  йөргәндә туктатылды.

Барысына да  язма башында   күрсәтелгән  штрафны  түләргә туры  киләчәк. Шул ук вакытта  2019 елда тизлек  арттырып, иминлек каешларын эләктермичә, каршы полосага  чыгып, балаларын  махсус утыргычларда  йөртмичә юл хәрәкәте  кагыйдәләрен үтәмәүчеләр  саны да  күпкә артып, 16516га  җитте. Алар штрафларын 70 көн  эчендә түләмәгән очракта кабат җаваплылыкка тартыла. 2019 елда мондый чара 183  йөртүчегә (КоАПның 20.26нчы статьясы)  карата кулланылды.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев