Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өйнең нуры – әнидә

2019 елның соңгы көннә­рендә Кече Шыңар авылында яшәү­че Илһамия Сәхабетдин кы­зы Сәхипова 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алды. Яраткан әбиләрен олы бәйрәме белән котларга балалары, килен-кияүләре, онык-оныкчыклары өй тутырып җыйналган иде

Илһамия апага тормышның ачысын-төчесен күп татырга туры килә.  1931 елда әтисе Сәхабетдин абыйны кулак исеме тагып авылдан сөрәләр, өйләрен тартып алып, май заводы ясыйлар. Әниләре белән балаларга мунчада яшәргә туры килә. Сугыш чорында яшьтәшләре кебек Илһамия апа да Арчадан уфалла арбасы тартып симәнә ташый, бәрәңге утыртырга җир сукалый,  урман кисә, кыскасы, нинди авыр эш бар, барысын да башкара. «Безнең буын нужаны  күп күрде, Аллага шөкер,  эшләп тормыш иттек. Өч бала үстердем. Бүген шуларның игелекләрен күреп, бик рәхәттә яшим. Соңгы елларда күзләрем тоныкланса да,  бүгенге тормышыма шөкерана кылам. Улым Каниф,  киленем  Нурсинә белән 40 ел дус-тату гомер кичерәбез», - ди Илһамия апа.

«Әти-әнием эштә булгач, без күбрәк әби тәрбиясендә үстек. Казан медицина институтына укырга кергәч, 1 сентябрь көнне укытучы  әти-әнием мәктәптән  китә алмадылар, минем белән беренче тапкыр уку йортына  әбием барды. Бергә китапханәдән  китаплар, уку әсбаплары алуыбыз бүген дә истә. Ул бер дә йөрергә иренмәде. Гел безнең өчен яшәде. Без барыбыз да аңа бик рәхмәтлебез. Исән-сау булып, озак яшәсен» , – ди  табиб-хирург оныгы Рөстәм  Хаҗиев.  Әниле йорттан нур иңә. Оныклары әби кочагында иркәләнә.

«Әниебез исән-сау чагында без барыбыз да бала. Өйнең нуры, җылысы – әнидә. Безгә әле озак еллар әни җылысын тоеп яшәргә насыйп булсын», – ди улы Каниф, кызлары Рәзимә, Әлфия.

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/rayon/keche-shyar-avylynda-yashche-ilamiya-skhabetdin-kyzy-skhipovaga-90-yash

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев