Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан Кремле: Татарстанда илкүләм проект кысаларында яслеләрдә 3 мең урын булдырылган

Владимир Путин төбәк җитәкчеләренә яслеләрдә яңа урыннар булдыруны тизләтергә кушты.

«Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру Татарстанда яслеләрдә 3,1 меңнән артык урын булдырырга мөмкинлек бирде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Республикада 2018-2019 елларда „Демография“ илкүләм проекты кысаларында 30 балалар бакчасы төзелде. Алар 6,1 мең урын белән тәэмин итте, шуларның 3,1 мең урыны — яследә», — диде Лилия Галимова.

2020 ел ахырына кадәр республикада тагын ясле төркемнәре булган 22 балалар бакчасы төзү планлаштырыла, дип ачыклык кертте ул.

«2021 елга объектлар санын билгеләү буенча актив эш алып барыла, карар, гражданнардан ихтыяҗларыннан чыгып, республикада барлык балаларны да мөмкин кадәр ясле урыннар белән тәэмин итү өчен кабул ителәчәк», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Лилия Галимова сүзләренчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыруны, балалар бакчаларында һәм яслеләрдә яңа урыннар булдыруны контрольдә тота.

РФ Президенты Владимир Путин бүген ил парламентына еллык Юллама белән чыгыш ясады. Ул төбәк җитәкчеләрен яслеләрдә яңа урыннар булдыруны тизләтүне сорады.

«Без төбәкләргә 2021 ел ахырына кадәр яслеләрдә 255 мең яңа урын булдыру өчен федераль бюджеттан акча бүлеп бирдек. Әмма 2018-2019 елларда туксан мең урынына 78 мең шундый урын булдырылган. Шуларның 37,5 меңе нәниләргә бирелә. Калганнарына әлегә кадәр белем бирү лицензиясе алынмаган. Димәк, мондый яслеләр балаларны кабул итәргә әзер түгел, — диде дәүләт башлыгы.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X