Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сынауларда сынмаган

Яңа елның беренче юбиляры – Иләбәр авылында яшәүче Кафия Хөснетдин кызы Даутова үзенең 90 яшен каршы алды. Алабуга районында туган кызның гаиләсе аңа ике яшь вакытта Можга шәһәренә күченә. Сугыш чорларын ул бүген дә тетрәнеп искә ала.

«Әтиемнең яше зур булганга, сугышка алмадылар.  Бер көнгә талонга 300 грамм ипи бирәләр иде. Мин 11 яшьлек бала, Можгага якын авылларга чүп утарга, бәрәңге чүпләргә, башка авыл хуҗалыгы эшләренә җибәрделәр. Бик күп авырлыклар күрдек», - дип сөйли Кафия апа. Җидееллык мәктәптән соң ул чуен юлына эшкә керә. Шунда  Кызыл Мишә егете белән гаилә корып, Сахалинга  күченеп китәләр. Анда алты ел яшәгәч, 1962 елда Иләбәргә кайтып урнашалар. Икесе дә Иләбәрдәге җитен комбинатында  эшлиләр.  Кафия апа дүрт бала тәрбияләп үстереп,  3 улын югалту хәсрәтен дә кичерә. Кызы Резеда Казан шәһәрендә яши. «Әниемнең язмышы турында китап язарлык. Бик сабыр, тырыш, уңган булды, матурлык яратты. Бүген дә үз куллары белән  гөлләр утыртып үстерә. Алар белән сөйләшә. Кы­шын да тәрәзә төп­ләре шау чәчәктә аның», - ди  кызы Резе­да. Кафия апа газеталар укып дөнья яңалыкларыннан хә­бәр­дар булып яши. «Кышын урамнарга чы­гып йөрмәсәм дә, өй эчендә   кыймылдап торам. Намазларымны калдырмыйм. Үземә яр­дәм итүче  социаль хез­мәткәр Ландыш Ху­җиәхмәтованың эшен­нән бик канә­гатьмен, бик булыша, килгәнен  көтеп алам», –  ди Кафия әби. Юбилярны башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов,  социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев тәбрик­ләделәр.

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/rayon/ilbr-avylynda-yashche-kafiya-khsnetdin-kyzy-dautovaga-90-yash

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X