Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин ана капиталы программасын арттырырга һәм аны 2026 елга кадәр озайтырга кушты

Россия Президенты ана капиталын беренче бала туган өчен бирергә тәкъдим итте.

Ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озайтылачак, ә беренче балалары туган гаиләләр ярдәмгә исәп тота алачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында хәбәр итте.

«Ана капиталы буенча 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиешле яңа, өстәмә карарлар тәкъдим итәргә теләр идем. Инде беренче бала туганда ук гаилә ана капиталына аның бүгенге күләмендә алу хокукына ия булачак», - диде Путин һәм мондый ярдәм икенче бала тууга әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк диде.

Ул шулай ук ана капиталын 150 мең сумга арттырырга тәкъдим итте. Бу өстәмә акчага гаилә икенче бала туганда хокуклы булачак. Шулай итеп, ике балалы гаиләләр өчен ана капиталының гомуми күләме 616 мең сумга җитәчәк һәм киләчәктә ел саен индексацияләнәчәк. Моннан тыш, программа 2026 елга кадәр озайтылачак.

Россиядә ана капиталы 2007 елда барлыкка килде. Аны икенче һәм аннан соңгы балалары туган яки уллыкка алган гаиләләр ала алды. Ул чакта 250 мең сум күләмендә акча билгеләнгән иде, быелгы ел башыннан ул 466,6 мең сум тәшкил итә. Узган ел Россия Президенты Владимир Путин программа срокларын 2021 ел ахырына кадәр озайтты.

2019 елда Татарстан Пенсия фонды ана капиталына 15 меңнән артык дәүләт сертификаты бирде. Татарстанлылар бу акчаларны ешрак торак шартларын яхшыртуга тота — республикада 225 гаилә шул акчадан файдаланган. Программа гамәлдә булган вакытта 85 млрд сум тирәсе ана капиталы акчасы түләнгән.

Фото: Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X