Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 сентябрьдән Татарстан банкларында акчаларын югалткан кешеләр тагын 300әр мең сум акча алачак

Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә дә ярдәм күрсәтеләчәк.

Республика ярдәм фонды 1 сентябрьдән Татарстанның банкротлыкка чыккан банкларының вкладчыларына 300 әр мең сум акча түли башлаячак. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә дә ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Республика ярдәм фонды тарафыннан эшләнгән концепция кысаларында ярдәм күрсәтүнең алты этабы үткәрелде", - дип билгеләп үтте Галимова.

Аның сүзләренә караганда, якынча 2 млрд.сум күләмендә түләүләрне 6,1 меңнән артык гариза бирүче алган инде. Шул ук вакытта 55% кеше кайчандыр югалган акчаларны тулысынча алган. Яңа ярдәм чараларын гамәлгә керткәннән соң, андый кертем кертүчеләрнең саны 68% ка җитәчәк.

«Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов зыян күргән вкладчыларга ярдәм итү өлешендә этаплап алып барылган эшнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул бигрәк тә Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм тыл хезмәтчәннәренең категориясен билгеләп үтте", - дип өстәде Лилия Галимова.

Республика ярдәм фонды 2017 елда Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстанның финанс оешмаларының банкротлыгыннан зыян күргән затларга ярдәм итү өчен оештырылды.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев