Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1000 үрдәк асраучы Иж-Бәйки фермерлары: «Үрдәкләр кешеләр кебек» [+фото]

Казанда яшәүче егетләр (40 яшьтән узган бу актив ир затларын егет дип атыйсы килә), бер дә уйламаганда, үрдәк асрарга уйлый. Бу өлкәдә эш тәҗрибәләре булмаса да, берьюлы мең үрдәк сатып алалар. Үрдәкләре дә бер көнлек кенә. Аларны Казаннан 350 чакрымдагы Иж‑Бәйки авылындагы фермага алып кайтып урнаштыралар. «Акча эшләүдән бигрәк, хезмәте...

Татар эстрада артистлары белән уңышлы гына эшләп килгән, Казанда Нәҗиб Җиһанов исемендәге консерватория тәмамлаган талантлы белгеч, берничә ай эш таба алмагач, пенсиядәге танышы Раушан Имаметдиновка мөрәҗәгать итә. «Рамай» үрдәкләре сатып, ярыйсы гына акча эшлиләр икән, бәлки тәвәккәлләп караргадыр, дигән фикергә килә алар. Үрдәк үстерү тәҗрибәсе юк-югын, шулай да, Казан малае Илдарның балачагы авылда дәү әнисе янында узган, Раушан абый да шәһәрдә үз йорты белән тора, тавыклар да асрый. Кыскасы, кош-кортның нәрсә икәнен чамалый егетләр. Уртак дуслары Азат Шахмин белән дә уйларын бүлешәләр. Белгечлеге буенча юрист 43 яшьлек Азат исә, нәрсә булса - шул булыр, дип, «Рамай» фермерлык хуҗалыгыннан бер көнлек мең баш үрдәк бәпкәсе сатып ала.

- Казан тирәсендә үр­дәкләр үстерү өчен ферманы озак эзләдек, табылмагач, ерак районнардан да карадык. Иң отышлы урынны Әгерҗе районының Иж‑Бәйки авылында таптык. Авылда сакланып калган бердәнбер зур ферма иде ул. Капиталь төзекләндерү үткәрдек, идәнне, түбәләрне яңарттык, электр уты керттек, - ди егетләр.
Су да шушы көннәрдә генә килгән икән әле. Аңа кадәр мичкәләр белән та­шыганнар.

- Без сатып алган үр­дәк бәпкәләренең токымы «Черри Велли» дип атала, халык телендә аны «Рамай үрдәкләре» дип йөртәләр. Бик тиз үсәләр, халык ышанырга теләмәсә дә, аларны 45 көннән соң рәхәтләнеп суярга була, бройлер тавыклары сыман. Ите артык майлы түгел, тәмле. Аннары чыдам сорт. Менә Казаннан Әгерҗегә кадәр 350 чакрым алып кайттык аларны, берсе дә үлмәде, шөкер, - ди Илдар абый.

Азат фермага ара‑тирә килеп йөрсә, Илдар белән Раушан абыйлар авылда яшәргә калганнар. Үрдәк үстерү серләренә интернеттан укып төшенгәннәр.
- Үрдәкләрне үтерәсе килми. Шуңа да беренче көннәрдә икәүләп карый идек, төнлә дә йокламадык, аннары: «Болай булмый, ял итәргә дә кирәк», - дип, чиратлаша башладык. Үрдәкләрне һәр биш сәгать саен ашатабыз. Нәрсә бирсәң, шуны ашыйлар. Әлегә махсус комбикорма ашатабыз. Күпме ашатсаң да, аз әле аларга. Шуңа да диетада тотабыз үзләрен, - ди Илдар абый, уенын‑чынын бергә кушып.
Хәзер үрдәкләр 15 көнлек булганнар. Аларны Әгерҗе базарында 160 сумнан саталар. 45 көнлек үрдәкләр ике килодан артып китә, ди. Тиздән кошларны күрше Ижау шәһәренә алып барып тәкъдим итәргә дә уйлап торалар.

Сүз уңаеннан, «Рамай» крестьян-фермерлык хуҗалыгында кызыклы гына проект эшләп килә. Алардан үрдәк сатып алып үстерәсең дә соңыннан үзләренә бер өлешен кире тапшырырга була. Шуңа фермер егетләр көз көне, әлеге проекттан файдаланып, кимендә тагын 2000 үрдәк алып үстерергә уйлыйлар.
Бернинди тәҗрибә булмаган килеш, берьюлы шулхәтле алырга курыкмадылармы икән дип уйлап кына куям, уйларымны укыган кебек:
- Авыррак инде, 500е дә җиткән булыр иде дип уйлыйм кайчак. Ләкин кызык бит. Үрдәкләр кешеләр кебек, сугышып, талашып та алалар, кайсы берсен кыерсыталар, кайберсе көчсез. Аларын аерым әрҗәләргә күчереп үстерәбез, ныгыгач, тагын төркемгә кушабыз. Үзләренең моңнары да бар кебек тоела. Авылга шәһәрдән кайткан балалар да үрдәкләр күрергә килә башлады, бездә менә шундый үрдәк зоопаркы, - ди Илдар абый.

Иж-Бәйки авылында 100ләп хуҗалык исәпләнә. Күбесе - пенсия яшендә­геләр. Дәртләре ташып торган егетләргә авылда күңелсезрәк, билгеле.
- Элек монда клуб гөрләп торган. Теннис, шахмат уеннары оештырганнар. Хәзер клубка сукмак та тапмадык. Бакчасында печән үскән, өч атна ачылмый инде мәдәният йорты, - диләр.
Ферманың төп хуҗасы Азат Шахмин исә үрдәк белән генә чикләнмәгән. Әгерҗе районының Ис­ке Кызыл Яр авылында «Романов» токымлы 120 баш сарык асрый башлаган. Киләчәктә Иж-Бәйки­гә гаиләсе белән кайтып төпләнергә уйлап тора тумышы белән Ижау шәһә­реннән булган эшмәкәр. Йорт салырга авылда урын да эзли башлаган инде.
Үрдәк фермасына өстәп, киләчәктә сыерлар алырга да исәпли егетләр. Кышка ферманы җылытып, ел әйләнәсе эшли торган итәргә ниятлиләр.


Дания Абзалиева фотосы


Эльвира МОЗАФФАР

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев