Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

12 яшькәчә балаларга карата җенси җинаять кылучыларны гомерлеккә утыртырга тәкъдим итәләр

Ирина Яровая сүзләренчә, әлеге җинаятьләрне еш кына моңарчы җаваплылыкка тартылмаган затлар кыла.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Дәүләт Думасының вице-спикеры Ирина Яровая 12 яшькәчә балаларга карата җенси җинаять кылучыларны гомерлеккә иректән мәхрүм итәргә тәкъдим итә. Бу хакта ул кануннарга "педофиллеккә каршы төзәтмәләр" кертү буенча эшче төркемнең утырышында белдерде. "Без мондый җәзаны беренче тапкыр тәкъдим итәбез ", - диде ул. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

Моннан тыш, Яровая сүзләренчә, зыян күрүче бала балигълык яшенә җиткәнчегә кадәр, канун проекты буенча, бу җинаять эше гамәлдә булырга тиеш. Андый балалар үз эченә бикләнгән була, үзләрен көчләү турында әйтмәскә дә мөмкиннәр. Шунлыктан балигълык яшенә җитеп, бу хакта билгеле булгач та, җинаятьчегә җәза бирү мөмкинлеген калдыру кирәк", – дип аңлатты депутат.

Вице-спикер хәбәр иткәнчә, 2017 елның беренче яртыеллыгында Россиядә балигъ булмаганнарга карата кылынган җенси җинаять буенча 7 мең эш кузгатылган. Бу – узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 1 меңгә күбрәк сан. Ә 5 мең бала мондый җинаять корбаны булган.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге җинаятьләрнең шактый өлеше моңарчы хокук саклау органнары җаваплылыкка тартмаган затлар тарафыннан кылына.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X