19 октябрь 2017 яңалыклары
-
Татар Икшермә авылында Якуб бабай чишмәсе ачылды
Фоторепортаж
-
Көзге яфраклардан роза ясау ЫСУЛЫ
Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында «Уңыш бәйрәм»нәре гөрли торган чак. Шуңа күрә көзге яфраклардан роза ясау ысулы күп кенә әниләргә ярдәмгә килер. Әлеге розаларны өйне бизәү өчен дә кулланырга мөмкин.
-
Башкортстанда яшәүчеләр: «Халык сыерлары белән елый-елый хушлашты»
Башкортстанның Туймазы районының берничә авылында тилчә авыруы таралу турында узган санда язган идек инде. Бу атна башында инфекциядән зыян күргән хуҗалыкларның хәлен белештек.
-
Элвин Грей ЗАГСта: нияте - өйләнүме?
Элвин Грей шушы көннәрдә генә Казанда үзенең чираттагы клибын төшерде.
-
Таһир Һадиев: Авылда иң мөһиме – эш кирәк
35-40 мең сум хезмәт хакы ала торган эш булган очракта, кеше авылдан китми, ди депутат.
-
12 яшькәчә балаларга карата җенси җинаять кылучыларны гомерлеккә утыртырга тәкъдим итәләр
Ирина Яровая сүзләренчә, әлеге җинаятьләрне еш кына моңарчы җаваплылыкка тартылмаган затлар кыла.
-
Чәчкә ябыгырга һәм кызының исемен үзгәртергә өндәүчеләргә җавап язган
Җырчы Чәчкә үзенә язган комментарийларны санап чыгып, алардан риза булмавы хакында белдергән.
-
Экология елында кооперацияләр эшчәнлеген җанландырырга кирәк – Таһир Һадиев
Парламент депутаты Президентның Дәүләт Советына булган еллык юлламасына бәя бирде.
-
Казанда автоледи 59 яшьлек хатын-кызны бәрдертә
Фаҗига кичә иртән Тынычлык урамындагы бер кибет территориясендәге парковкада була.
-
Турысын әйткән – главага ярамаган
“Акчарлак”ка ярдәм сорап килгән кешеләрне, гадәттә, бер сыйфат берләштерә: ишек төбендә күреп, исемен сораганчы ук аңлыйсың – бу кеше туры сүзле, күпне күрә, күпне ишетә. Үзсүзле булуы монда китереп җиткергән дә. Ә турысын әйткән – туганына ярамаган. Питрәчтән килгән Александр Аргаков, әнә, җитәкчесенә дә, прокурорга да, главага да ярамаган...
-
Минзәлә районында, җиңел машина әйләнеп, 38 яшьлек пассажир һәлак булган
Беренчел мәгълүмат буенча, юл-транспорт һәлакәте машина йөртүченең тизлекне арттыруы аркасында килеп чыккан.
-
Алабуга балыгы белән авылча кыздырылган бәрәңге
Төшке яки кичке ашка алабуга балыгы белән авылча кыздырылган бәрәңге әзерләсәгез бик тәмле булачак.
-
Ютазыда ике егет вәхшиләрчә пенсионерларны кыйнаган: 94 яшьлек әби вафат, 93 яшьлек бабай хастаханәдә
17 нче октябрь көнне иртән, Ютазы районы Подгорный бистәсендә коточкыч җинаять була. Бик олы яшьтәге карт белән карчыкны кыйныйлар. 94 яшьлек әбекәй баш мие җәрәхәтләреннән җан бирә. Вәхшиләрчә кыйналган 93 яшьлек ире исән кала, әмма бик авыр хәлдә хастаханәгә эләгә. 25 һәм 24 яшьлек ике егет пенсионерларга һөҗүмдә шикләнелә.
-
“Үзебез бу вакытта кунакта идек, кайтсак “Ана капиталы”на алган йортыбыз урынында күмер өеме генә” - Түбән Кама районында берьюлы өй йорт янган
13 октябрь көнне Түбән Кама районы Колмакчы авылында янгын чыга һәм рәттән өч өй янып бетә.
-
Красноярск көллиятендә янгын чыккан
Гадәттән тыш хәл аркасында 450 кешене эвакуацияләргә туры килгән.