Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минзәлә районында, җиңел машина әйләнеп, 38 яшьлек пассажир һәлак булган

Беренчел мәгълүмат буенча, юл-транспорт һәлакәте машина йөртүченең тизлекне арттыруы аркасында килеп чыккан.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Минзәлә районында җиңел автомобиль юл кырына чыгып әйләнгән. Аның руль артында 48 яшьлек ир була, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич М7 трассасында килеп чыга. Һәлакәт аркасында зыян күргән 38 яшьлек пассажир хастаханәгә озатыла, әмма алынган җәрәхәтләрдән шунда вафат була.

Беренчел фаразлар буенча, һәлакәт машина йөртүченең тизлекне артыруы сәбәпле килеп чыккан.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев