Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Красноярск көллиятендә янгын чыккан

Гадәттән тыш хәл аркасында 450 кешене эвакуацияләргә туры килгән.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Красноярскиның тармак технологияләре һәм эшмәкәрлек көллиятендә, җирле вакыт белән 8.27 сәгатьтә, янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төбәк идарәсенә сылтама белән "Российская газета" язып чыкты.

Гадәттән тыш хәл аркасында 450 кешене эвакуацияләргә туры килгән. Алар арасында 150ләп укучы һәм көллият хезмәткәре дә булган. Соңгы мәгълүматлар буенча, 8.46 сәгатьтә янгын сүндерелгән.

Янгынның сәбәпләре хакында әлегә хәбәр ителми.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев