Саба таңнары

Алабуга балыгы белән авылча кыздырылган бәрәңге

Төшке яки кичке ашка алабуга балыгы белән авылча кыздырылган бәрәңге әзерләсәгез бик тәмле булачак.

Алабуга балыгын чистартырга, юарга, кипшетергә, эченә һәм тышына тоз һәм борыч сибәргә, онда әвәләргә һәм майлы табада ике ягын кыздырырга,15 минут сүрән утта таба капкачын ябып парландырып торырга. Бәрәңгене әрчергә, урталай ярып суда пешерергә, тоз салырга. Бәрәңге пешкәч суын саркытырга, табага мулрак итеп май салырга, бәрәңгене тезәргә һәм суган турап салырга, кыздырырга. Табынга төрле яшелчәләр яки салатлар белән бирергә мөмкин. Бу очракта кәбестә салаты белән тәкъдим итәм.

http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 26 май 2018 - 09:24
    2018 елгы Дөнья чемпионатының гимны
  • 24 май 2018 - 11:23
    Эчендә өч ел кыскыч йөрткән Айсинә табиблардан биш млн сум таләп итә
Ночной режим