Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

13 яшьлек спортчы малай, үсеп җитеп, Олимпиадада үзенең кумирын җиңде [+фото]

Сингапур спортчысы Джозеф Скулинг Рио-Де-Жанейро Олимпиадасында фурор ясады. 100 метрга баттерфляй белән йөзүдә ул үзенең кумирын - иң күп титулларга ия булган Олимпия чемпионы америкалы Майкл Фелпсны узып китеп, беренчелекне яулады.

Әлеге фото 2008 елда Пекин Олимпиадасы вакытында төшерелгән. Монда Джозефка нибары 13 яшь. Фелпсны ул һәрвакыт кумир күргән. Аның белән фотога төшү малай өчен зур бәхет булган.дыр, мөгаен. "Мин Фелпс кебек булырга теләдем", - ди Джозеф Скулинг.
Һәм күп тә үтми, егет максатына ирешә! Ул Фелпс кебек булу түгел, аны узып та китә. Моның өчен 8 ел кирәк була аңа. Зур җиңүен яулар өчен күпме көч түгүен үзе генә беләдер егет. Сүз уңаеннан, Джозеф 2012 елда Лондон Олимпиадасында катнаша, тик анда 26нчы урын гына ала.
Бу фото Рио-Де-Жанейрода төшерелгән. 8 ел узгач, 13 яшьлек фанат малай үзенең кумиры янына җиңүче буларак килә.
Бу хәбәр белән без ни әйтергә теләдек? Бик гыйбрәт хәл бу! Үзегезгә зур максатлар куегыз һәм теләгегез һәм тырышлыгыгыз җитәрлек булса, сез аларга, һичшиксез, ирешә алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев