Саба таңнары

17 яшьлек кызны егете кыйнаган

Буаның "Ашыгыч медицина ярдәме" бүлегенә Таковар авылыннан кыйналган яшь кыз китерелгән. Дөресрәге, аны әнисе алып килгән. Ашыгыч ярдәм бүлегендә әнисе аңлатканча, кич егете белән очрашырга чыгып киткәч, кызының тәнендә, кулларында кыйналган эзләр белән кайтып керүеннән аптырап кала ул. Кызы исә әнисенә егете кыйнавын әйтә. Әнисе кызына кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтергә...

Буаның "Ашыгыч медицина ярдәме" бүлегенә Таковар авылыннан кыйналган яшь кыз китерелгән. Дөресрәге, аны әнисе алып килгән.

Ашыгыч ярдәм бүлегендә әнисе аңлатканча, кич егете белән очрашырга чыгып киткәч, кызының тәнендә, кулларында кыйналган эзләр белән кайтып керүеннән аптырап кала ул. Кызы исә әнисенә егете кыйнавын әйтә. Әнисе кызына кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтергә кирәк дип саный. Каза күргән кызга амбулатор ярдәм күрсәтелә, дип вакыйганы сурәтли районның "Байрак" газетасы.

Татар-информ

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: