Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

200 һәм 2000 сумлыклар өчен яңа көрәш башлана

200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчаларга Россиянең кайсы шәһәрләре сурәтләнер? Бөтен ил күләмендә халык арасында оештырылган тавыш бирүнең соңгы - өченче финал этабы 5 сентябрьдә башланачак.

Хәзерге вакытта исә икенче этап тәмамланып килә. Татарстаннан анда Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете һәм КФУ биналары белән Казан шәһәре узган иде.
Бүгенге көндә Россиянең «Иҗтимагый фикер» фонды халык фикерен белешү белән мәшгуль. Нәкъ менә аның нәтиҗәләре буенча, яңа кәгазь акчаларда сурәтләнергә дәгъва итүчеләр исемлегендә 49дан нибары 10 шәһәр генә калачак. 5 сентябрьдә башланачак өченче, йомгаклау этабында янә теләгән кеше интернет аша (Твоя-Россия.рф) тавыш биреп, күңеленә ошаган ике шәһәрне сайлый алачак.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X