Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2016 елгы Сабантуйлар географиясе: Австралия–Казан–Түбән Новгород...

Көннәр язга авыша башлагач, әти мәрхүм: "Сабан туена да озак калмады", - дия торган иде. Гомеренең соңгы елларына кадәр мәйданда бил алышкан кеше өчен Сабан туе зур вакыйга булгандыр, күрәсең. Күңеле мәйданга ашкынгандыр...

Хәер, авыл халкы өчен элек-электән бу - иң көтеп алынган бәйрәм. Заманалар нинди генә авыр, катлаулы булмасын, көне җиткәч, шагыйрь әйтмешли "Халык яшел болыннарга күңелен җәеп салган". Бүгенге көндә дә бәйрәмгә әзерлек эшләренә җитди карыйлар: ул берничә атна алдан башлана. Өй юу, каралты-кура тирәләрен җыештыру, камыр ризыклары пешерү, тәм-том әзерләү дисеңме - болар барысы да татар гаиләләрендә бәйрәмгә кадәр башкарыла торган гамәлләр.
Хәзер инде Сабан туе милләтара бәйрәмгә әверелде. Хезмәт туе Татарстан авыл-шәһәрләреннән тыш, Россия киңлекләреннән дә чыгып, хәтта чит илләрдә дә үткәрелә башлады. Америка, Англия, Япония, Алмания, Чехия, Кытай, Төркия һ.б. илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә аны бик теләп оештыра.
2016 елның беренче Сабан туе 10 апрельдә Австралиянең Аделаида шәһәрендә узды. Моңарчы ул көнгерәләр илендә декабрьдә үткәрелә иде. "Декабрь ае - студент яшьләрнең имтиханнар бирә торган вакыты. Бу айда Австралиядә икенче бер бәйрәм дә уза, халык туганнарына таралыша, кунакка йөрешә, - ди Аделаида каласында гомер итүче Софья ханым Вәлиева. - Аннары декабрьдә бездә 40-45 градус эссе була, май, июнь айларында исә яңгырлы көннәр башлана. Ә менә апрель - Сабан туе оештырырга менә дигән чор. Татар бәйрәменә төрле милләт кешеләре җыела. Быелгы бәйрәмебез ифрат күңелле узды. Татарстаннан да кунаклар, татар артистлары килде".
Авылдан түгел, Казаннан башлана
Элеккедән килгән күркәм гадәт буенча милли бәйрәм июнь аенда, гадәттә, 3 этапта оештырыла. Язгы кыр эшләре тәмамлангач, авыл халкы киң аланга җыела. Ә аннан соң кыр һәм мәйдан батырлары районга, республика шәһәрләренә юл тота. Соңыннан Казан да авыл бәйрәмен гөрләтә. Монда инде республиканың иң батыр йөрәкле, нык беләкле ир-егетләре бил алыша.
Быел, киресенчә, сабан бәйрәме Казанда башланачак. Моның җитди сәбәпләре бар. Башкалабызда 25-28 май көннәрендә "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" Бөтендөнья оешмасының утырышы үтәчәк. Татарстанга Җир шарының төрле кыйтгаларыннан делегатлар килүе көтелә. "Кунакларга татар бәйрәмен бар нечкәлекләре белән күрсәтү максатыннан, Сабан туе май азагында ук үткәреләчәк", - ди Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.
Әйе, татарның брендына әверелгән әлеге вакыйга күптән инде дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелде. Аңа әзерләнү һәм бәйрәм итү буенча фәрманнар, карарлар чыгарыла, проектны финанслау чыганаклары билгеләнә. Чит төбәкләрдә, чит илләрдә оештырылганнарына да республикабыз ярдәм күрсәтә.
Сабан туе тамырлары белән ерак гасырларга, мәҗүсилек чорына барып тоташа, дибез. Чал тарихка күз салсак, бәйрәм турында 921 елда ук Багдад хәлифеннән Болгарга илче булып килгән атаклы Ибне Фадланның бөтен дөньяга танылган хезмәтләрендә язып калдырганын күрербез.
Фәнзилә Җәүһәрова, галимә, Татарстан Республикасы традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры:
- Галимнәр Сабан туе бәйрәмен күчмә тормышлы төрки бабаларыбызның, көн белән төн тигезләшкән көннәрне узып (Нәүрүз), табигатьтә кояшның иң биек ноктасына күтәрелеп килгән көннәрдә, ягъни иң озын көннәр туган чорда, тау башына менеп, Бөек Тәңрегә корбан китерү бәйрәменә бәйләп өйрәнә. Соңрак бу таулар татар халкы хәтеренә «Сабантуй тавы» буларак кереп калган. Биш көнгә сузылган әлеге бәйрәмдә ыру ирләре корбан тавына менеп корбан чалган, ә бу вакытта хатын-кызлар, бала-чага, үсмерләр, тау астында мәйдан ясап, ирләрне көткән. Корбан йоласын үтәгәннән соң, мәйданда бәйгеләр башланган. Әлеге бәйгеләрдә теләгән һәркем катнашып, төрле сынаулар аша узып, үзен тикшереп карау мөмкинлеге алган, Тәңрегә якынаерга, аңа охшарга, аның кебек камил булырга омтылган. Алар аңында мәйдан - матди яшәеш - хатын-кыз символы булса, мәйдан уртасына кадалган колга рухи яшәеш, Тәңрегә омтылыш, ыру көче - ир-ат символы буларак гәүдәләнгән. Этнографлар бәйрәмнең Сабантуй дип аталуын да сабан сүзенә, беренче буразна төшенчәсенә, язгы чәчүгә бәйләп аңлатырга тырыша.
Энгель Таһиров, академик:
- Халыкның тынычлык һәм иминлеккә омтылышын чагылдыручы иң борынгы һәм сыналган формаларның берсе - ул, әлбәттә, Сабан туе. Борынгы юнаннарның Олимпия уеннары традицияләрен дәвам итеп, борынгы төрки йолаларның иң күркәм өлешләрен үз эченә алып, Сабан туе Идел Болгарстаны чорында ук кешеләрнең яз килү һәм язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан шатланып күңел ача торган күмәк бәйрәме буларак формалашкан. Ул Казан ханлыгы чорында ук гомумхалык бәйрәме дигән иң югары статус ала. Тынычлык принципларын саклау һәм һәрдаим яңартып тору, иминлек, татулык идеясен һәм кешелек кыйммәтләрен алга сөрү, табигать белән, үз-үзең белән, кешеләр белән килешеп һәм аңлашып яшәү, ел саен зур эшләргә керешер алдыннан рәхәтләнеп ял итеп һәм күңел ачып алу - Сабан туеның иң югары әхлакый асылы әнә шунда...
Бүгенге көндә дә Сабан туе татар милләтен, аның рухын еракларга җиткерүче проект булып кала бирә. Ерак гасырлардан килүче әлеге бәйрәм ЮНЕСКОның халык авыз иҗаты һәм кешелекнең рухи мирасы җәүһәрләре исемлегендә урын алырга лаек!
- Бәйрәмнең атамасын тәшкил иткән "сабан" һәм "туй" дигән борынгы төрки сүзләргә лингвистик анализ, аны башка төрки халыкларның ел фасылларына бәйле охшаш бәйрәмнәре белән чагыштыру, Сабан туеның барлыкка килгән чорында ук табигатьнең уянуы һәм язгы эшләр башлануы хөрмәтенә оештырыла торган язгы туй булуы хакында сөйли. Аның нигезендә, дөньяның башка халыкларындагы кебек үк, борынгы төрки кабиләләрдә яшәп килгән йола - табигать белән никахка керү йоласы ята. Бәйрәмнең асылы - нәсел-ыруның яңаруы, аның көч-кодрәте һәм байлыгы артуы, гомумән табигатьнең яңаруы, аның яшәү куәте көчәюе идеясенә туры килгән. Сабан туе, кагыйдә буларак, болында, кырда яисә урман аланында, су янында, тау итәкләрендә уздырылган. Сабан туена бәйле күп кенә йолалар безнең борынгы бабаларыбызның тормышы таулар белән бәйле булганы хакында сөйли, - дип язып калдырган тарих фәннәре кандидаты Дамир Шәрәфетдинов.
Галим шәрехләгәнчә, заманында Сабан туе мәйданында фәкать ирләр генә катнашкан, андагы уеннар һәм ярышлар, бигрәк тә сөлге тотып көрәшү һәм ат чабышлары изгеләштерелгән характерда булган дип фаразларга нигез бар.
Шул рәвешле, Сабан туе бәйрәмендә борынгы гореф-гадәтләребез ачык гәүдәләнә. Замана шаукымы белән милли бәйрәмебез яңа төсмерләргә байый, әлбәттә. Шулай булса да, бәйрәм уеннарында татарга гына хас милли сыйфатлар югалмаган.
Игътибар иткәнегез бардыр, ат чабышында, иң соңыннан килгән бахбайга бүләк бирелә: муенына кызыл башлы сөлге бәйлиләр. Моны тол хатыннар, ялгыз аналар башкарган. Күзләреннән мөлдерәп яшь аккан атның (җиңелгән ат чыннан да елый диләр) халәте шушы хатыннарның хис-тойгылары белән аваздаш була, күрәсең. Сугыштан кайтмый калган газизләрен искә алып, кайчан да бер туган җирләренә кайтырлар дигән өмет белән эшләнә бу... Нинди күркәм йолаларыбыз бар безнең! Күргәнегезчә, мөхтәрәм җәмәгать, Сабан туе ул рухи мәктәп, халык зирәклегенең бер сәхифәсе дә икән әле.
Сабан туе такмагы:
Атлар иярләдеңме,
Тайлар йөгәнләдеңме;
Сабан туе җитә диеп,
Бүләк әзерләдеңме?
"УКАЗЛЫ" САБАНТУЙ КӨННӘРЕ:
28 май - Казан Сабантуе
4-5 июнь - Татарстан авыл-районнары
4 июнь - Бөтенроссия авыл Сабан туе (Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы авылы)
16 июль - Федераль Сабан туе (Түбән Новгород)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев