Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2018 елның 1 гыйнвар төнендә татарстанлылар космик “салют”ны күзәтә алачак

Бу - Квадрантиданың метеор агымы, ул 7 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

2018 елның 1 гыйнвар төнендә татарстанлылар космик “салют”ны күзәтә алачак. Бу - Квадрантиданың метеор агымы, ул 7 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

“ Квадрантиданың метеор агымының иң югары ноктасы, кызганыч, бик кыска – берничә сәгать кенә. Сәбәбе шунда: Квадрантида — бик тар агым һәм Җир аны туры почмак ясап бик кыска вакытта кисеп үтә. Шул вакыт эчендә 60 тан 200 гә кадәр метеор күзәтергә була”, - диелә sibexpeditions Себер экспедицияләре сайтында.

Әлеге "тамаша"ны 23.00 сәгатьтән башлап таң атканчы күзәтергә була. Аны күкнең төньяк-көнчыгыш өлешендә ачык күреп булачак, дип киңәш итә белгечләр.

Квадрантиданы, теләсә кайсы метеор агымын караган кебек, иң яхшысы шәһәр читендә, урам фонарьлары яктыртмаган җирдә карау уңай. Аны карарга оптик җиһазлар кирәкми, метеорларны болай да күреп булачак. 

Фото: sibexpeditions.ru

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев