31 декабрь 2017 яңалыклары
-
Яңа ел белән/С новым годом!
2018
-
Экстрасенс Алсу Газыймҗанова: «Гаилә корыр өчен уңышлы ел килә»
«Экстрасенслар көрәше» проекты катнашучысы Алсу ГАЗЫЙМҖАНОВА менә инде өченче ел, редакциягә килеп, Яңа елга фаразларын әйтә. Ул сөйләгәннәрнең күбесе чынга ашып килә. Быел да без аның 2017 елга фаразларын искә төшердек, укучыларыбыз үтенече буенча, 2018 ел турында сораштык.
-
«Салатлар әзерләргә яратам»
Гадәттә, Яңа ел табынына нәрсә куярга дигәндә, беренче булып күз алдына салатлар килә. Без күнеккән инде: тун астындагы балык һәм оливье – иң еш ясала торганнарының берсе.
-
Путин Россиягә тынычлык һәм илнең чәчәк атуын тели
Бердәмлек, дуслык, Россиягә ихлас мәхәббәт яңа казанышлар яулауда көчне арттыра”, - дип билгеләп үтә Путин Яңа ел котлавында.
-
Роза Әдиятуллина, «Яңа гасыр» каналында «Татарлар» тапшыруын алып баручы: «Яңа ел – гаилә бәйрәме, гаиләбез белән бергә каршы алырбыз дип уйлыйм»
– Узган ел татар теленә бәйле вазгыять белән истә калыр, мөгаен. Дәрес саннары кыскарса да, туган тел бетүгә юл куймаячакбыз анысы. Татар гимназияләре бар, кызым шуларның берсендә белем ала, анда татар мохите, гаиләдә туган телдә аралашабыз. Бары республикада шундый хәл килеп чыкканга гына күңел төшә.
-
"ЯҢА ЕЛ САЛАТЫ" (РЕЦЕПТ)
Яңа елга яңа салат ясап карыйк. Тәме белән "оливье"ны хәтерләтә.
-
Гүзәлем: «Яңа ел диетасы көтә: ун көн буе бәлеш һәм манты белән генә тукланабыз»
– Яңа елны һәрвакыт гаилә белән каршы алабыз. Шәһәр ыгы-зыгысыннан качып, минем әти-әни яисә Салаватның әнисе янына кайтабыз. Алар без кайтканга сөенә, аларның елмаюлы йөзен күреп, без сөенәбез. Узган ел Салаватның туганнары белән каршы алган идек. Абыйларының гаиләләре ишле, алар белән бик күңелле булган иде. Гел гастрольләрдә йөргәч, еш күрешеп булмый. Яңа ел яллары якыннарың белән иркенләп күрешер өчен менә дигән мөмкинлек!
-
Россиянең атказанган артисты Александр Шаврин вафат
Александр Шавринга 57 яшь булган.
-
ЯҢА ЕЛ АЛДЫННАН БҮЛӘК: ПУТИН САЛЫМ БУЕНЧА БУРЫЧЛАРДАН АЗАТ ИТТЕ
2015 елга кадәр транспорт һәм милек салымнарын түләмәгән булсагыз, аларны түләргә кирәк булмаячак. Россия Президенты шушы хактагы фәрманга кул куйды.
-
"ӘТӘЧ ЕЛЫНЫҢ ЧУКЫП АЛГАН ЧАКЛАРЫ КҮП БУЛДЫ!" - ШӘХЕСЛӘР 2017 ЕЛГА БӘЯ БИРӘ
Узып баручы елга нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Якты өметләр, киләчәккә зур ышаныч белән 2018 елга аяк басабыз. Тиздән тормышыбыз елъязмасында данлыклы тагын бер ел артта калачак. Яңа ел – ул шатлыклы үзгәрешләр көтү вакыты. Сезнең өчен 2017 ел нинди вакыйгалары белән истә калды, киләсеннән ниләр өмет итәсез? Шул сорауларга җавап бирүләрен сорап, билгеле шәхесләргә мөрәҗәгать иттек.
-
Италия халкы – иске кием ыргыта, шведлар табак савыт вата...
Яңа елны төрле илләрдә ничек бәйрәм итәләр?
-
Гидрометеорология үзәге Яңа ел төнендә һава торышының нинди булачагын әйтте
Идел буенда көндез һава температурасы -2…-7 градус, төнлә -4…-9 градус булачак, ди синоптиклар.
-
2018 елның 1 гыйнвар төнендә татарстанлылар космик “салют”ны күзәтә алачак
Бу - Квадрантиданың метеор агымы, ул 7 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
-
“Ике атна элек биеп йөрделәр”
Узган шимбә иртәсендә “Казан –Чаллы” юлындагы коточкыч һәлакәт турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә тиз таралды. Ике җиңел машина бәрелешеп, ике яшь җанның гомере өзелде. “Тугызлы” машинасындагы Гөлназ белән Гөлиянең Түбән Камадан Кукмарага каникулга кайтышлары була. Моннан дүрт ел элек тол калган әтиләре бер кызын яшьли җир куенына сала.
-
Сергей Салеев: «Аутист балаларга кызганып карамыйм, алар минем өчен Аллаһы бүләге»
Максим белән Егор – игезәкләр. Аларга – 10 яшь. Малайлар карап торышка яшьтәшләреннән әллә ни аерылмыйлар, уйныйлар, көләләр. Дөрес, берсе җиде яшькә кадәр бөтенләй сөйләшмәгән, ә икенчесендә гадәти булмаган сәләт: математик биремнәрне, күз ачып йомганчы, күңелдән чишә. Туган көнеңне әйтсәң, бу дата атнаның кайсы көненә туры килгәнен исәпләп бирә.