Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сергей Салеев: «Аутист балаларга кызганып карамыйм, алар минем өчен Аллаһы бүләге»

Максим белән Егор – игезәкләр. Аларга – 10 яшь. Малайлар карап торышка яшьтәшләреннән әллә ни аерылмыйлар, уйныйлар, көләләр. Дөрес, берсе җиде яшькә кадәр бөтенләй сөйләшмәгән, ә икенчесендә гадәти булмаган сәләт: математик биремнәрне, күз ачып йомганчы, күңелдән чишә. Туган көнеңне әйтсәң, бу дата атнаның кайсы көненә туры килгәнен исәпләп бирә.

Биш ел элек булган вакыйгаларны нечкәлекләренә кадәр хәтерли. Рәсем ясарга ярата, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә. Тик алар икесе дә авыру: малайларда аутизм чире...

«Дөрес юлда икәнлегемне аңлыйм»

– Балаларда аутизм билгеләрен берсенә – дүрт, икенчесенә җиде яшь тулып киткәч белдем, – ди Максим белән Егорның әнисе Ирина ханым. – Кайда гына дәваланмадык. Чит илләрдә дә булдык. Балаларыма күбрәк ярдәм итә алыр өчен, дефектолог һөнәрен үзләштердем. Хәзер махсус мәктәптә эшлим. Улларым да шунда укый. Аутизмны авыру дип әйтергә тел әйләнми, бу – баладагы бер үзенчәлек. Аутистларның үз дөньясы. Ләкин бу проблемага җитди карарга кирәк. Аутизмнан дәвалый торган могҗизалы дару төймәләре юк. Барысы да әти-әнинең тырышлыгыннан тора.

Аларга дельфиннар терапиясе, бассейнда йөзүнең файдасы тигән, ә иң нәтиҗәлесе – спорт ярдәмендә дәвалану дип тапканнар. Шуңа да Казанда яңа ачылган аутист балалар өчен айкидо мәктәбенә килгәннәр.
Дәресләрне «Антарктида» төбәкара гаилә хәрәкәте җитәкчесе, Буджитсу Россия федераль альянсы инструкторы, айкидо, джиу-джитсу буенча «Восток» мәктәбе директоры, Татарстанның хәрби сәнгать берлеге, су асты спорты федерациясе инструкторы Сергей Салеев алып бара. Аның хакында тулы бер китап язып булыр иде. Үзе дә, улы Валерий да үзенчәлекле кешеләр. Валерий, 20 яшендә генә булса да, Россия су спорты федерациясенең инструкторы, Су спорты буенча дөнья чемпионаты капсуласын Баренцев диңгезе төбенә төшергән егет буларак күпләргә таныш. Әтисе Сергей Салеев исә күпкырлы талант иясе: депутат, профессиональ спорт остасы, юрист, психолог, педагог, медицина белгечлеген дә үзләштергән. Мәктәптә балалар тьюторлары белән шөгыльләнә. Тьюторлар – үзләренә күрә аутистларның ярдәмчеләре кебек. Күп очракта бу – балаларның әти-әниләре, якыннары.

– Кайчакта балалар күнекмәләр вакытында еласа, киреләнсә, биремнәрне үти алмаса, кәеф төшә, нигә кирәк икән бу дип уйлап та куям. Тик әти-әниләрнең балалар хакына берләшүен күреп, аларның тырышлыгына сокланып, кабаттан дөрес юлда икәнлегемне аңлыйм, – ди Сергей әфәнде.

Барысы да Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында эшләгән чакта башлана. Коллегасы Сергейга аутист улы белән шөгыльләнүен үтенеп мөрәҗәгать итә. Чистай шәһәре психик неврология интернатында эшләгән чакта тупланган тугыз еллык тәҗрибә, 18 ел айкидо белән шөгыльләнү ярдәм итми калмый. Эшенең уңай нәтиҗәләрен күрә башлагач, Сергей үзендә тагын да күбрәк ышаныч тоя. Аңа коллегасының танышлары ярдәм сорап килә башлый. Кыскасы, Казанда аутист балалар өчен айкидо мәктәбе ачарга кирәк дигән фикергә киләләр. Бу мәсьәләдә Казан инновация университеты да теләктәшлек күрсәтә. Хәзер дистәдән артык гаилә атнасына ике-өч тапкыр айкидо белән шөгыльләнә. Моннан тыш, тренерны туган ягы Чистай шәһәрендә дә балалар көтеп ала. Сергей Салеевның аутист балалар өчен айкидо дәресләрендә без дә катнаштык.

Ни өчен айкидо?

Балаларның күбесе күзгә туры карамый, күнегелгән бер эшне кабатлый. Кайсының сөйләм теле начар. Мондый үзенчәлекле балалар белән эшләү җиңел түгел. Юк кына хәрәкәтне өйрәтү өчен дә берничә ай кирәк. Безгә күрсәткән күнекмәләр дә – тренерның осталыгы, балаларның үҗәтлеге, әти-әниләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе.

– Аутист балаларга кызганып карамыйм, алар минем өчен Аллаһы бүләге. Алар белән бер телдә сөйләшергә тырышам. Аутизм баш миендәге, психикадагы үзгәрешләр, интеллект белән бәйле. Безнең максат – мондый балаларны башкалар белән аралашырга өйрәтү, бу тормышка яраклаштыру. Айкидо, тәнне хәрәкәтләндерү аша, күңелне дәвалый, беренче чиратта – үз-үзең белән көрәш, – ди Сергей Салеев.
Аның әйтүенчә, теләсә нинди стресс кешенең тәнендә чагылыш таба. Бу, вакыт узу белән, «мускулларның каты кабырчык» белән каплануына китерә. Спорт кешегә тынычланырга, шул кабырчыкны юкартырга ярдәм итә. «Авырлыклардан качу проблеманы хәл итми. Мәсьәләне чишәр өчен үзеңне куркудан, начар уйлардан азат итәргә кирәк. Гади күнегүләрне, акрынлап, катлауландырабыз. Күнекмәләр хәрәкәтләрне тоярга, каршыңда торган партнерың белән аралашырга, элемтә урнаштырырга ярдәм итә», – ди тренер.

Дәресләрдә спорт остасы бар тәҗрибәсен куллана, балалар белән шаяртып та ала, уңышлары өчен мактый, дөрес суларга өйрәтә, уен формаларын да куллана.
Мәктәптә 6 яшьтән 12 яшькәчә балалар шөгыльләнә. Күбесе – малайлар. Волейбол буенча спорт мастеры Людмила ханымның улы Дамир да шулар арасында. Әнисенең спортка мәхәббәте улына да күчкән, Дамир биремнәрне иң оста башкаручыларның берсе.
 
– Дамирга дүрт яшьләр тирәсендә табиблар «аутистик спектрдагы тайпылышлар» дигән диагноз куйдылар. Аның теле авыр ачылды. Бу хакта белгәч, башта куркып куйдык. Күп ата-аналар аутист дигәнне кабул итми. Ләкин дәвалануны никадәр иртәрәк башласаң, шуның кадәр яхшырак. Бу очракта гаеплене эзләргә түгел, барысын да ничек бар – шулай кабул итәргә кирәк. Ничек кенә булмасын, әти-әни өчен бала һәрчак иң яратканы, кадерлесе, – ди Людмила.
Алар, дәвалану өчен, Израильгә, Санкт-Петербург хастаханәләренә дә мөрәҗәгать иткән. «Сарафан радиосы» аша айкидо мәктәбе турында ишеткән. «Мондый мәктәпләргә без бик мохтаҗ. Хәрәкәтләр аша дәвалану уңай нәтиҗәләр бирә», – ди Людмила.

Тарихка якынаю

Сергей Салеевның балаларга юнәлтелгән эше спорт белән генә чикләнми. «Антарктида» төбәкара гаилә хәрәкәте, «Бердәм Россия» партиясе, «Татмедиа» агентлыгы, «Динамо» оешмасы, Казанның Тимирясов исемендәге инновация университеты, Татарстан халыклары ассамблеясы белән берлектә, «Кеше йөзләрендә тарих» дигән проект башлап җибәргән. Балалар, шул исәптән аутистлар да, әти-әниләре белән бергә уникаль кешеләр белән аралаша, алар турында мәгълүмат туплый. Әле күптән түгел генә Чистай районының Мөслим авылында яшәүче 104 яшен тутырган Хәсибә Ситдикова турында видео язма әзерләгәннәр. Барлык материалларны туплап, үзенчәлекле кешеләр турында берничә телдә фильм төшерергә дә ниятлиләр. «Татарстанның изге урыннары» проекты кысаларында, балалар архивларда эзләнә, республиканың югалган авылларын, истәлекле урыннарын барлый. Куйбышев сусаклагычы төзелгәндә су астында калган 300гә якын авыл турында да шактый мәгълүмат туплаган алар. Югалган җирлекләр истәлегенә Сергей Салеев җитәкчелегендәге төркем истәлек билгеләре куеп калдырган. Бүгенгә шундый 48 билге куярга өлгергәннәр.
Татарстанда 18 яшькә кадәрге 300дән артык аутист бала исәпләнә. Кызганыч, авыруның килеп чыгу сәбәпләре, дәвалау ысуллары әле ахыргача өйрәнелмәгән. Белгечләрнең төп максаты – балаларны сөйләшергә өйрәтү, тормыш шартларына яраклаштыру. Казанда быел беренче тапкыр аутист балалар өчен мәктәпләрдә аерым сыйныфлар ачылды, махсус укыту программалары, педагоглар әзерләнде. Шулай да аутист балалар өчен эшли торган үзәкләр бармак белән генә санарлык. Сергей Салеевның айкидо мәктәбе дә – бердәнбер. Киләчәктә мондый үзәкләргә ихтыяҗ зур икәнен күздә тотып, мәктәпне зурайтырга җыеналар. Ләкин бу Сергей Салеев кебек бер кешенең генә хезмәте булырга тиеш түгел, әлбәттә, аутист балаларны дәвалауның бу ысулын популярлаштыруга дәүләт тә кушылса, тагын да күбрәк нәтиҗәләргә ирешеп булачак.


Сүзен-сүзгә

Асия Тимирясова, Виталий Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты ректоры:
– Безнең университетта инклюзив педагогика бүлеге эшли. Анда үзенчәлекле балаларның психологиясе, аларны укыту проблемалары фәнни яктан тикшерелә. Сергей Салеев аутист балалар өчен айкидо мәктәбе булдыру нияте белән мөрәҗәгать иткәч, ярдәм итәргә булдык. Еш кына мондый үзенчәлекле балаларның әти-әниләре кая мөрәҗәгать итәргә белми. Төрле дәвалану ысулларын кулланып карый. Уңай якка үзгәреш сизелә башлагач, соңгы өмете уяна. Сергей Салеев, психолог, педагог буларак, балаларны нечкә тоемлаган оста, уникаль кешеләрнең берсе. Аңа бу сәләт тумыштан бирелгәндер, мөгаен. Аутист балалар үз дөньяларына бикләнеп яши. Сергей аларны хәрәкәтләр аша аралашырга, дөньяны танып-белергә өйрәтә. Бу проектны үстерергә ихтыяҗ бар, тик ул барыбызның да уртак эше булырга тиеш. Сергей Салеев кебек осталарның тырышлыгын күреп, аутист балалар өчен айкидо мәктәбен зурайту эшенә дәүләт алынса, яхшы булыр иде.


Айкидо мәктәбе белән тулырак «ВКонтакте» социаль челтәрендә Айкидо «РАСкрась Антарктиду» төркемендә танышырга була. Мәктәпкә килергә теләүчеләр Сергей Салеевка 89276727479 номеры аша шалтырата ала.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев