Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2021 елда Татарстан Яшьләр министрлыгы яшүсмерләр белән эшләүгә басым ясаячак

Ведомствода 2020 елга эшчәнлек нәтиҗәләре ясалды һәм киләсе елга өстенлекләр билгеләнде.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында 2020 елдагы эшкә йомгак ясадылар һәм киләсе елга өстенлекләрне билгеләделәр. Киләчәктә акцентны 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр - яшьләр белән эшләүгә ясаячаклар. Бу хакта йомгаклау матбугат конференциясендә ведомство башлыгы Дамир Фәттахов белдерде.

"Киләсе елда Яшьләр эшләре министрлыгы "Яшүсмер" программасының өстенлеген билгеләде. Егет-кызларны үз структураларына һәм программаларына никадәр иртәрәк кертә башласак, без алар белән шул кадщр алдан элемтәгә керәчәкбез. Бу безгә алда торган проблемаларны күрергә һәм аларны аянычлы нәтиҗәләргә китергәнче хәл итәргә ярдәм итәчәк ", - дип билгеләде министр.

Спикер яшүсмерләр клублары эше камилләшәчәк, аларның эшчәнлегендә билгеле бер стандарт булдырылачак, дип ассызыклады.

«Яшүсмерләр клублары бинадан читкә, ишегалдына чыгарга тиеш», - дип белдерде Дамир Фәттахов.

Ул үзен мисал итеп китерде: кайчандыр җирле яшүсмерләр клубының футбол командасы тренеры урамда туп типкәләп йөргән яшүсмерне күргән, шуннан соң футбол белән шөгыльләнергә чакырган.

Матбугат конференциясендә Фәттахов узып баручы елда ирешелгән уңышларны санап чыкты. Алар арасында - балалар лагерьларын һәм яшьләр үзәкләрен реновацияләү программасы, шулай ук яшь гаиләләр өчен социаль ипотека бар. Бу елда Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы дәүләт хакимияте органнарының үз-үзен тәэмин итә торган субъекты һәм яшь кешеләр белән хезмәттәшлекнең мөһим субъекты булды, дип саный министр.

Фәттахов үсмерләр өчен ышаныч телефоннарын яңарту турында сөйләде. Линиядә эшләүче кадрларның квалификациясен күтәрү планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, яшүсмерләр өчен психологик ярдәмнең тәүлек буе эшли торган линиясен булдыру ТР яшьләр министрлыгының 2021 елга халык алдында торган 6 топ максатларына керде.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев