Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

22 мең мәктәп кайда?

Авыл мәктәпләрен анда яшәүчеләрнең рөхсәтеннән башка кыс­картмаска, акчаны укучылар саныннан чыгып бүлмәскә! Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Олег Смолин Федерация Советында сала мәктәпләрен үстерүгә багышланган парламент тыңлауларында әнә шулай дип тәкъдим иткән. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында авыл мәктәпләрен кыскартуны туктатырга кирәк дип саныйлар.

1995 елда  Россиядә  67 мең мәктәп исәпләнсә,  2016 елга бу сан 42,6 меңгә калдырылган. Шушы еллар эчендә  22 меңнән артык авыл мәктәбе юкка чыккан. Бүген  авылларда 24 меңнән артык белем йорты бар. Кыскартулар артык күпкә кит­кән бугай. Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева да авыл мәктәпләрен ябуны туктатырга кирәклеген җит­кергән. Моңа кадәрге министр Дмитрий Ливанов та шул сүзне сөйләгән иде. Әмма соңгы өч елда 2,5 мең  мәктәп ябылган. “2005-2006 нчы елларда мәктәпләрне җан башыннан финанслауга игътибар артты. Кыскартуларны укучылар саны кимүгә бәйләп аңлаттылар. Әмма чынлыкта балалар саны кимүгә караганда, кыскартулар кызурак барды. Бүген, киресенчә, демографик хә­лебез яхшыра бара. Ләкин мәктәпләрне кыскарту  һа­ман да дәвам итә”, – дигән  Олег Смолин.  Бүген  Рос­сиядә 821 мең бала  автобус белән  күрше авылга  йөреп укый икән. Өстәвенә  узган ел  укучыларны ун елдан артык кулланышта булган автобусларда йөртү дә тыелган. Бу да  авыл файдасына түгел.


Татарстанда 2007-2008 уку елында 1707 авыл мәк­тәбе (шуның 632се – башлангыч) исәпләнгән. 2011-2012 уку елында аларның саны  1379 га калдырылган. Шушы еллар эчендә 328гә кыскартылган дигән сүз бу. Укучылар саны да 23 меңгә кимегән. 2014-2015 елда республикадагы барлык мәктәпләр саны  мең ярым тирәсен тәшкил иткән. Шуларның 122се – баш­­лан­гыч мәктәпләр.


Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Татья­на Синюгина  илдәге 42 мең мәктәпнең 14 меңгә якынында югары тизлекле интернет булмавын, ә  2 меңенә бөтенләй тоташтырылмавын  әйткән. “Авыл мәктәпләрендә белем алу өчен шартлар шәһәрнекеннән ким булмас­ка тиеш”, – ди Татьяна Синюгина. Урынбасар фикеренчә,  авылда  социаль-мәдәни үзәк­ләр төзеп, мәктәпләрне шунда урнаштыру отышлы. Бу очракта заманча спорт залларында авыл халкы да шөгыльләнә алачак.


Әлегә ил мәктәпләрендә укытучылар кытлыгы юк. Әмма мәгариф түрәләре укытучыларны җәлеп итәр өчен “Авыл  укытучысы” дигән про­грамма булдырырга ки­рәк дип саный. Монда авылда эшләргә теләк белдерүче­ләргә 1 миллион сум грант бирү күздә тотыла. Смолин авыл укытучысына 25 процент күләмендәге өстәмә­ләрне, коммуналь түләүләргә ташламаларны  кайтару мәсь­ә­ләсен дә күтәргән. Хәзерге вакытта барлык тө­бәкләрнең дә мондый мөм­кинлеге юк. Шуңа күрә югарыдагы тәкъ­дим­нәрне  хө­күмәткә җит­керергә җые­налар.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев