Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

23 февральдә Казанда муниципаль парковкалар бушлай эшли

Бәйрәм көннәре өчен ташламалы режим ел ахырына кадәр гамәлдә.

23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә, Казанның барлык муниципаль парковкалары да бушлай эшләячәк, дип хәбәр итте Казан мэриясе.

10 гыйнвардан Татарстан башкаласында муниципаль парковкалар яңа расписание буенча эшли. Парковка өчен түләү эш көннәрендә 8:00 дән 19:00 гә кадәр алына.

Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә муниципаль парковкалар түләүсез эшли.

Беренче 15 минутта парковка бушлай.

Казан Мэры Илсур Метшин карары белән кертелгән ташламалы режим ел ахырына кадәр гамәлдә. Шулай ук узган айда түләүле парковканың яңа зоналары эшли башлады, диелә хәбәрдә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев