21 февраль 2022 яңалыклары
-
22 февральгә һава торышы
22 февральдә Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә кар явачак. Көндез кар, җепшек кар, карлы яңгыр. Кайбер районнарда буран. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -2..-7˚, көндез -2..+2˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Ватанны саклаучылар көне алдыннан кыска эш көне булачак
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы шул хакта искә төшерә.
-
Россиягә Донбасстан 61 меңгә якын кеше эвакуацияләнгән
Шимбә көнне Рөстәм Миңнеханов республикада ДНР һәм ЛНРдан килгән кешеләрне кабул итү өчен барлык шартлар тудырырга кушты.
-
“Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды
Әлеге ярышта Саба, Әгерҗе районнарыннан, Волгоград, Казан, Алабуга, Йошкар-Ола шәһәрләреннән, Чувашия республикасыннан, Киров һәм Самара өлкәләреннән килгән спортчылар көч сынашты.
-
Шәмәрдәндә Саба районы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VII Республика фестиваленең зона туры узды
Конкурста Шәмәрдән, Кырбаш, Мичәнбаш, Курсабаш, Түбән Утар, Олыяз, Явлаштау, Өчиледән үзешчән сәнгать катнашты.
-
Саба районына эшлекле визит белән ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев килде
Бүген Саба районынына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев килде. Ул Саба муниципаль районы советы утырышында катнашачак. Премьер-министр урынбасары Сатыш музей-мәдрәсәсе һәм Шәмәрдәндә биоягулык мичләре ясаучы "Ялкын" җәмгыяте белән танышты.
-
23 февральдә Казанда муниципаль парковкалар бушлай эшли
Бәйрәм көннәре өчен ташламалы режим ел ахырына кадәр гамәлдә.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе "Татарстан Мирасы" дип исемләнгән Н.Җиһанов исемендә халыкара бәйгесендә катнашты
19 февраль көнне Казан шәһәрендә «Татарстан Мирасы» дип исемләнгән Н.Җиһанов исемендә халыкара татар мәдәнияте, музыка һәм сәнгать бәйгесе узды. Бу конкурста Саба балалар сәнгать мәктәбе һәм Шәмәрдән филиалыннан музыка һәм бию бүлекләре укучылары катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара туган тел көне белән котлады
ЮНЕСКО гамәлгә куйган һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы хуплаган бу истәлекле көн 1999 елдан башлап Җир шарының барлык тарафларында да билгеләп үтелә.
-
Туган тел көне белән
Һәр халыкның тутыкмас мәдәни мирасы – туган теле бар. Уртак хәзинәбез, үзара аңлашу, татулык һәм дуслыкны саклау хакына халыклар арасындагы хезмәттәшлеккә ирешү чарасы. Телләргә ихтирам булмый торып, мәдәниятара бәйләнешләр мөмкин түгел. Сезне Халыкара туган тел көне белән котлап, күптелле Ватаныбыз киңлекләрендә үзара ихтирамга нигезләнгән дуслыкның тагын да ныгуын телибез. Туган тел көне тынычлык, дуслык бәйрәме булсын!