Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба балалар сәнгать мәктәбе "Татарстан Мирасы" дип исемләнгән Н.Җиһанов исемендә халыкара бәйгесендә катнашты

19 февраль көнне Казан шәһәрендә «Татарстан Мирасы» дип исемләнгән Н.Җиһанов исемендә халыкара татар мәдәнияте, музыка һәм сәнгать бәйгесе узды. Бу конкурста Саба балалар сәнгать мәктәбе һәм Шәмәрдән филиалыннан музыка һәм бию бүлекләре укучылары катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Конкурс нәтиҗәләре:

«Тамчы» вокаль ансамбле «Татарстан» җыры өчен-ГРАН-ПРИ (җит.Харрасова Л. А.);

«Тамчы» вокаль ансамбле «Яшәр идем» җыры өчен ГРАН-ПРИ (җит.Харрасова Л. А.);

Гатауллина Сәйдә (вокал-соло)- 2 дәрәҗә Лауреат (җит.Харрасова Л. А.);

«Асылташ» бию коллективы-1 дәрәҗә Лауреат (җит.Гарипова Г. М.);

Хәбибуллина Диләрә (фортепиано) - 1 дәрәҗә Лауреат (җит.Фаттахова Р. К.);

Хәлилова Илзия (фортепиано) - 2 дәрәҗә Лауреат (җит.Фаттахова Р. К.);

Галиева Самира (фортепиано) - 2 дәрәҗә Лауреат (җит.Абдуллин Р. Х.).

Шул ук көнне «Музыкаль юл» дигән күпжанрлы Бөтенроссия конкурсы узды.Анда «Яшьлек» бию коллективы катнашып, ГРАН-ПРИ дипломына ия булды (җит.Мөбәрәкҗанова А. З.)

Укучыларыбызны һәм аларның укытучыларын җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев