Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды

Әлеге ярышта Саба, Әгерҗе районнарыннан, Волгоград, Казан, Алабуга, Йошкар-Ола шәһәрләреннән, Чувашия республикасыннан, Киров һәм Самара өлкәләреннән килгән спортчылар көч сынашты.

Ярыш 3 категориядә үтте: “А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган спортчылар; “В” категориясе – разрядлы спортчылар; “С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;

 Спортинг ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогының 2 нче этабы җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:

“А” категориясендә:  1 урын – Теплый Николай (Казан шәһәре), 2 урын – Басиров Алмаз (Казан шәһәре), 3 урын –Мөбәрәкшина Айгөл (Әгерҗе районы)

“В” категориясендә: 1 урын – Решетников Виталий (Киров өлкәсе), 2 урын – Ревякин Александр (Киров өлкәсе), 3 урын – Кондаков Сергей (Казан шәһәре)

 “С” категориясендә: 1 урын – Хвостиков Дмитрий (Казан шәһәре), 2 урын – Козаченко Максим (Ижевск шәһәре), 3 урын – Рябов Максим (Ижевск шәһәре)

Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм спортчыларыбызга уңышлар теләп калабыз!

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев