Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә Саба районы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VII Республика фестиваленең зона туры узды

Конкурста Шәмәрдән, Кырбаш, Мичәнбаш, Курсабаш, Түбән Утар, Олыяз, Явлаштау, Өчиледән үзешчән сәнгать катнашты.

Ике сәгатьлек концертта катнашучылар 27 номерда ун номинация буенча үзләренең талантларын күрсәттеләр: соло җырлау, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, поэзия, сәнгатьле уку, инструменталь ансамбль, инструменталь соло, хор һәм фольклор коллективлар, хореография, оригиналь жанр. Тамашачылар катнашучыларны алкышлар белән бүләкләделәр. Фестиваль яшькә карамастан иҗатка омтылыш булуын күрсәтте һәм ветераннарыбызның ирешелгәннәрдә тукталып калырга теләмәүләре мактауга лаек.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев