Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2,3 мең укучы рус әдәбияты буенча БДИны тапшыра алмаган

200 укучы рус әдәбияты буенча БДИны 100 баллга тапшырган. Бу фән буенча сынауны барлыгы 39 меңнән күбрәк кеше узган. Шул ук вакытта рус әдәбияты буенча уртача тест баллы 56га кадәр арткан (2014 елда - 53). Әлеге фән буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алмаучылар саны исә өчтән бер өлешкә кимегән: былтыр...

200 укучы рус әдәбияты буенча БДИны 100 баллга тапшырган. Бу фән буенча сынауны барлыгы 39 меңнән күбрәк кеше узган. Шул ук вакытта рус әдәбияты буенча уртача тест баллы 56га кадәр арткан (2014 елда - 53). Әлеге фән буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алмаучылар саны исә өчтән бер өлешкә кимегән: былтыр 3509 кеше, быел 2325 кеше сынауны үтмәгән.

Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте сайтында шундый мәгълүмат китерелә.

"Безгә рус әдәбияты буенча БДИ нәтиҗәләрен күрү һәм бәяләү аеруча мөһим булды, чөнки быел укучылар беренче мәртәбә йомгаклау иншасын язды", - дип билгеләп узды РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов. Ведомство башлыгы искәртеп узганча, йомгаклау имтиханының яңа форматы былтыр ел буе Александр Солженицын рус иҗтимагый фонды президенты Наталия Солженицына җитәкчелегендәге Йомгаклау иншасын уздыру мәсьәләләре буенча совет тарафыннан эшләнде һәм быелгы чыгарылышларга "йомшак" форматта тәкъдим ителде: билге зачет/незачет системасы буенча куелды.

"Имтиханны тапшыра алмаучыларның саны кимү, уртача тест баллы арту кебек факторлар йомгаклау иншасын кертү, укучыларга рус әдәбияты буенча имтиханны уңышлы тапшырырга ярдәм иткән дияргә җирлек тудыра", - диде министр.

География буенча БДИны барлыгы 20 мең 321 укучы тапшырган. Шуның 72се (0,35 процент) имтихан эшен 100 баллга язган. (2014 елда - 0,27 процент). Уртача тест баллы исә, былтыргы кебек - 53 балл тирәсе. 3260 кеше БДИны тапшыра алмаган. Бу, узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 6 процентка кимрәк дигән сүз.

"География һәм рус әдәбияты буенча БДИны 100 балга тапшыручылар санының тотрыклылануы һәм имтиханны тапшыра алмаучыларның саны кимү БДИның төп дулкынындагы беренче имтиханнарның тиешле дәрәҗәдә, аномаль тайпылышларсыз узуын күрсәтә торган яхшы индикатор", - диде Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Сергей Кравцов.
География һәм рус әдәбияты буенча БДИ тапшырган укучылар, имтихан нәтиҗәләре белән, 3 июньнән башлап БДИның рәсми мәгълүмати порталында алдан таныша алачак. Мәктәпне быел тәмамлаучылар җыйган балларын рәсми рәвештә үз мәктәпләрендә, башкалар исә имтихан тапшырырга теркәлгән урында белешә ала.
Моннан тыш, РФның күпчелек субъектларында укучыларның шәхси нәтиҗәләре махсус төбәк интернет-порталында да урнаштырылачак.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев