Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

23 яшьлек ир-ат кансызлыгы аркасында баласын югалта

20нче май көнне Казандагы бер больницага башы нык имгәнгән 2015нче елда туган кыз бала китерелә. Ике көн узуга, сабый вафат була. Оператив тикшерү барышында 23 яшьлек ир-ат - кыз баланың әтисе тоткарлана. Тикшерү фаразлары буенча, шактый исерек хәлдәге ир хатыны белән низагка керә. Бу вакытта алар күршеләрендә булалар. Бәхәсләшә торгач,...

20нче май көнне Казандагы бер больницага башы нык имгәнгән 2015нче елда туган кыз бала китерелә. Ике көн узуга, сабый вафат була. Оператив тикшерү барышында 23 яшьлек ир-ат - кыз баланың әтисе тоткарлана. Тикшерү фаразлары буенча, шактый исерек хәлдәге ир хатыны белән низагка керә. Бу вакытта алар күршеләрендә булалар. Бәхәсләшә торгач, ир хатынына һәм аның кулындагы баласына суккалый башлый. Шуннан урындык алып селтәнергә тотына. Ләкин бүлмәгә килеп кергән фатир хуҗасы аны читкә сөйрәп алып кала. Күпмедер вакыт узгач, әлеге ир-ат хатыны кулыннан баланы тартып ала һәм башы белән өстәлгә бәрә. Әни кеше баланы кабат үзенә ала. Явыз ата тукталып калмый - баланы кабат тартып алып, идәнгә ыргыта. Сабыйның кинәт елаудан туктавын күргәч, үзе үк ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен чакырта. Ир-ат гаебен тулысынча таныган. Тикшерү органнары үтенече буенча, суд аны сак астына алу турында карар чыгарды.

Безнең гәҗит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев