Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 500 сум штраф та биш көн эчендә түләнмәсә, инде 1500 сум эзләп алыначак

    Хәзерге көчле контроль чаралары шартларында гаепле кешегә әйләнүең бик тиз. Әйтик, юлда автомобиль тизлеген арттырып, видеотеркәү җайланмасына эләгәсең икән, административ җаваплылыкка тартылуыңны раслап, сиңа хат киләчәк. Штрафны 40 көн эчендә түләмәсәң, синең белән приставлар шөгыльләнә башлаячак. Әлеге хезмәтне башкаручыларга мәҗбүри үтәтү өчен кабул ителгән документлар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга...

    Хәзерге көчле контроль чаралары шартларында гаепле кешегә әйләнүең бик тиз. Әйтик, юлда автомобиль тизлеген арттырып, видеотеркәү җайланмасына эләгәсең икән, административ җаваплылыкка тартылуыңны раслап, сиңа хат киләчәк. Штрафны 40 көн эчендә түләмәсәң, синең белән приставлар шөгыльләнә башлаячак. Әлеге хезмәтне башкаручыларга мәҗбүри үтәтү өчен кабул ителгән документлар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга административ штрафлар күпчелекне тәшкил итә. Мисал өчен, быел 6 айда суд приставлары хезмәтенең Саба районы бүлегенә барлыгы 1 миллион 960 мең сум штрафны эзләп алуга 2480 үтәтү документы кергән. Бу - кемнәрдер штрафларны үз ирке белән түләми дигән сүз. Былтыргының шул чоры күрсәткече белән чагыштырганда кагыйдә бозган өчен штрафны түләмәүчеләр ике тапкыр диярлек арткан. Эшең приставлар кулына килеп кергәч, түләми кара. Быелгы үтәтү өчен кергән 1811 материал буенча мәсьәлә хәл ителеп, 1 миллион 303 мең сум штраф мәҗбүри түләттерелгән инде. "Хәзер чаралар катгыйрак,- ди Суд приставлары федераль хезмәтенең Саба бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова.- Түләүне сузып килү кыйммәтрәккә төшә. Әйтик, элек штраф приставлар билгеләгән биш көн эчендә түләнмәгән очракта штраф суммасының 7 процентын тәшкил иткән үтәтү җыемы 500 сумнан да ким була алмаса, быел 1000 сумга күтәрелде. Ягъни иң минималь күләмдәге 500 сум штраф та биш көн эчендә түләнмәсә, инде 1500 сум эзләп алыначак. Безгә административ җаваплылыкка тартылучының банктагы счетлары күренеп тора, тиешле штрафны электрон юл белән шул счеттан да күчертә алабыз. Бу чара, әлбәттә, кагыйдә бозучыларга бер дә ошамый. Андыйларны юлларда тәртиплерәк булырга, законнарны ихтирам итәргә чакырабыз.

    Чыннан да, штраф түләмәү аркасында үтәтү җыемын түләүгә күбрәк акча чыгару файдалымы соң? Юк, әлбәттә. Бурычлыларга бу хакта яхшырак уйларга, штрафларны вакытында түләргә ашыгырга кирәк.

    Фәнил Мәүлетов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: