25 июнь 2014 яңалыклары
-
Икмәк тәме
ИКМӘК бит ул җирдә,олы исем, Икмәксез бит беркем торалмый. ИКМӘК бит ул җирдә изге җисем Беркем дә аннан олы булалмый....... Күпереп пешкән кайнар икмәкне, Кулларыма алып иснимен. Хуш исләрең синең шундый тәмле, Син булмасаң, мин соң нишлимен. Хәләл икмәк, ипекәем минем. Синең алда мин бит баш иям. Күкрәгемә терәп, каерып...
-
Сабада чыгарылыш сыйныф укучылары өчен тантана үтте (фоторепортаж)
25 июнь көнне Саба спорткомплексында тантаналы шартларда үткәрелгән чыгарылыш кичәсендә быел район мәктәпләрен тәмамлаган 303 укучыга олы тормышка хәер-фатыйха бирелде. Егет-кызларның төн йокыларын качырган, йөрәккә тынгылык бирмәгән БДИлар тәмам, алда тормышның яңа баскычы, ачылмаган серләр дөньясы көтә. Сыйныфташлары белән соңгы тапкыр әйләнгән вальс та шуңадыр никтер моңсу, самими, серле иде...
-
21 яшьлек егет футбол уйнаганда вафат булган
Яшел Үзәндә футбол уйнап яткан вакытта егет өстенә капка төшкән. 20 июнь көнне шәһәрнең Башкала урамында урнашкан спорт мәйданына футбол уйнарга килгән егетләрнең берсе - Сергей Товарищев капкачы булып баса. Кайсыдыр мәлдә металл конструкция ава һәм егетне сытып үтерә. Тимер торбалар күгәреп беткән, беркайда да беркетелмәгән. Спорт мәйданчыгының кемнеке булуы...
-
Саба җәмигъ мәчетенең балалар җәйләвендә Сабантуй үткәрелде
Илмира Галимуллина фотолары.
-
Күл буенда аккошлар, ташбакалар йөри
Барысы 91 укучы белем алган Олы Кибәче урта мәктәбендә җәйге чорда 30 балага - сәламәтләндерү, 15 балага исәпләнгән хезмәт һәм ял лагере эшләтү, 14 яше тулган 25 баланы мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштыру планлаштырылды. "Дуслык" лагереның "Бәхетле балачак" дип исемләнгән беренче көне бик күңелле узды. Авылдашыбызның шәхси эшмәкәре Рифкать абый...
-
Урманнар – аның сулаган сулышы, яшәү мәгънәсенә әйләнгән, бөтен тамырлары белән табигатькә береккән җан ул
Районыбызда гомерен урманга багышлаган гаиләләр күп. Ә Табигать-Ананың сулышын тоемлаучы, серен-сүзен аңлаучы, аңа бөтен вакытын багышлаучы Габделфәрт Абдуллин кебекләр сирәк. Мишәбаш кордонында яшәп, гомерләрен урманчылыкта үткәргән әтисе Абдулла белән әнисе Нурлыбанат тәрбиясеннән килә бу сыйфаты. Җиде бала арасында иң өлкәне булып дөньяга килгән Габделфәрт әнисенә ияреп юкә кайрысына баруларын бүгенгедәй...
-
Җәйнең иң кыска төнле июнь иртәсе
Җәйнең иң кыска төнле июнь иртәсе. Таң җилендә чәчәкләр тирбәлә, тал-тирәкләрдә сандугачлар сайрый. Менә шул ямьле иртәдә фашистлар Германиясе хыянәтчел төстә илебезгә һөҗүм итә. Дүрт ел барачак, 27 миллионннан артык кешенең гомерен өзгән дәһшәтле сугыш башлана. Безнең районнан Ватанны сакларга киткән 12 мең кешенең яртысы кире кайтмый. Узган якшәмбедә районыбызда...
-
500 сум штраф та биш көн эчендә түләнмәсә, инде 1500 сум эзләп алыначак
Хәзерге көчле контроль чаралары шартларында гаепле кешегә әйләнүең бик тиз. Әйтик, юлда автомобиль тизлеген арттырып, видеотеркәү җайланмасына эләгәсең икән, административ җаваплылыкка тартылуыңны раслап, сиңа хат киләчәк. Штрафны 40 көн эчендә түләмәсәң, синең белән приставлар шөгыльләнә башлаячак. Әлеге хезмәтне башкаручыларга мәҗбүри үтәтү өчен кабул ителгән документлар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга...
-
Хат ташучы Екатеринаны һәр йортта көтеп алалар
Бу көннәрдә хат ташучылар өчен кызу урак өсте дияр идем. Халыкны күтәрелгән бәяләрдә матбугатка яздырырга кирәк. Чөнки газета-журналлар салына торган сумкаң буш булса да, күңелле түгел. Байлар Сабасының тау башы ягында хат ташучы Екатерина Кузьминаны исә һәр йортта диярлек көтеп алалар. Ул үзенә йөкләнгән вазифаны намус белән башкара. Гадел, төгәл,...