Урманнар – аның сулаган сулышы, яшәү мәгънәсенә әйләнгән, бөтен тамырлары белән табигатькә береккән җан ул
Районыбызда гомерен урманга багышлаган гаиләләр күп. Ә Табигать-Ананың сулышын тоемлаучы, серен-сүзен аңлаучы, аңа бөтен вакытын багышлаучы Габделфәрт Абдуллин кебекләр сирәк. Мишәбаш кордонында яшәп, гомерләрен урманчылыкта үткәргән әтисе Абдулла белән әнисе Нурлыбанат тәрбиясеннән килә бу сыйфаты. Җиде бала арасында иң өлкәне булып дөньяга килгән Габделфәрт әнисенә ияреп юкә кайрысына баруларын бүгенгедәй...
Районыбызда гомерен урманга багышлаган гаиләләр күп. Ә Табигать-Ананың сулышын тоемлаучы, серен-сүзен аңлаучы, аңа бөтен вакытын багышлаучы Габделфәрт Абдуллин кебекләр сирәк. Мишәбаш кордонында яшәп, гомерләрен урманчылыкта үткәргән әтисе Абдулла белән әнисе Нурлыбанат тәрбиясеннән килә бу сыйфаты. Җиде бала арасында иң өлкәне булып дөньяга килгән Габделфәрт әнисенә ияреп юкә кайрысына баруларын бүгенгедәй хәтерли. Әнисе тукталып аңа:
-Менә бер төптән өч юкә агачы үсеп чыккан. Монысы бик матур, төз. Анысына орынасы түгел. Икенчесе дә шулай. Өченчесе, әнә, зәгыйфләнеп үскән, үзе яшь усакка күтәрелеп китәргә дә ирек бирми. Шунысын кисәбез. Менә бу кечкенә агачның кабыгын арба сыдырып киткән. Агачлар да кешеләр кебек үк рәнҗиләр. Аларның да каргышы бар, улым,- дия торган була.
Әнисенең сүзләре урман кочагында уйнап-тәгәрәп үскән малайның күңеленә сеңә, табигатькә хөрмәт хисләрен ныгыта. Килдебәктә 7 сыйныфны тәмамлагач, урманчылыкта эшли башлый. 1951-1954 елларда Мәскәү шәһәрендә хәрби бурычын үтәгәч, эшен Шәмәрдән урманчылыгында дәвам итә. 1958 елда Мишәбаш авылы сылуы Рәшидә белән гаилә корып, Арташ кардонында эшкә урнашалар. Урман хуҗалыгы директоры Нургали Миңнеханов эшкә кулы ятып торган егетне тиз күреп ала, укырга керергә киңәш бирә. Габделфәрт читтән торып Мәскәү өлкәсендәге Правда урман техникумын тәмамлый.
Габделфәрт абый тәвәккәл, тырыш, чын урманчы була. 45ел урманчы булып эшләү елларында аңа җиде кишәрлектә урманнарны тәртиптә тотуны, урман продукцияләре буенча дәүләт җиткергән планнарны үтәүне, 350 гектар мәйданда яшь үсентеләрне карауны, урман утыртуны һәм башка мең төрле мәшәкатьләрне хәл итү өчен иртә таңнан төнгәчә йөгерергә туры килә. Сабабаш урманчылыгында урманчы, техник урманчы вазифаларында тәҗрибә туплап, "Татарстан Республикасының атказанган урманчысы, "Иң яхшы мастер", "Иң яхшы урман белгече" һәм башка мактаулы исемнәргә лаек була.
Фото гаилә архивыннан алынды.
Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.
Тимерхан Мөхәммәдияров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев