Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәйнең иң кыска төнле июнь иртәсе

Җәйнең иң кыска төнле июнь иртәсе. Таң җи­лендә чәчәкләр тирбәлә, тал-тирәкләрдә сандугачлар сайрый. Менә шул ямьле иртәдә фашистлар Германиясе хыянәтчел төстә илебезгә һөҗүм итә. Дүрт ел барачак, 27 миллионннан артык кешенең гомерен өзгән дәһшәтле сугыш башлана. Безнең районнан Ватанны сакларга киткән 12 мең кешенең яртысы кире кайтмый. Узган якшәмбедә районыбызда...

Җәйнең иң кыска төнле июнь иртәсе. Таң җи­лендә чәчәкләр тирбәлә, тал-тирәкләрдә сандугачлар сайрый. Менә шул ямьле иртәдә фашистлар Германиясе хыянәтчел төстә илебезгә һөҗүм итә. Дүрт ел барачак, 27 миллионннан артык кешенең гомерен өзгән дәһшәтле сугыш башлана. Безнең районнан Ватанны сакларга киткән 12 мең кешенең яртысы кире кайтмый. Узган якшәмбедә районыбызда изге яуда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә торгызылган һәйкәлләр янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар узды.

Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алу көнендә район үзәгендә Мәңгелек ут янында үткән кайгы митингысында Байлар Сабасы бистәсе ветераннары, Саба муниципаль районы башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре, мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар катнашты. Талгын гына кайгы музыкасы агыла, шундый матур җәйге июнь көнендә моннан 73 ел элек сугыш башланганына хәтта күңел ышанмый. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов та: "Сугыш михнәтләрен сөйләп бетерә торган түгел. Ул елларның газапларын фронттагылар, тылда эшләгәннәр үзләре генә белә. Инде балаларыбызга мондый сугыш авырлыкларын күрергә язмасын",- дип тирән кайгы уртаклашу сүзләре белдерде.

Митингта яу кырында мәңгелеккә ятып калган якташларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды. Аннары Матәм музыкасы астында һәйкәлгә веноклар, чәчәкләр салынды.

"Бүген нинди көн?" Балалар лагеренда ял итүчеләргә әнә шундый сорау бирәм.

-Сугыш башланган көн,- диләр алар.

-Ә нәрсә ул сугыш?

-Сугыш ул...

Укучы төртелеп кала. Җавап бирмә, бала... Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев