Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хат ташучы Екатеринаны һәр йортта көтеп алалар

Бу көннәрдә хат ташучылар өчен кызу урак өсте дияр идем. Халыкны күтәрелгән бәяләрдә матбугатка яздырырга кирәк. Чөнки газета-журналлар салына торган сумкаң буш булса да, күңелле түгел. Байлар Сабасының тау башы ягында хат ташучы Екатерина Кузьминаны исә һәр йортта диярлек көтеп алалар. Ул үзенә йөкләнгән вазифаны намус белән башкара. Гадел, төгәл,...

Бу көннәрдә хат ташучылар өчен кызу урак өсте дияр идем. Халыкны күтәрелгән бәяләрдә матбугатка яздырырга кирәк. Чөнки газета-журналлар салына торган сумкаң буш булса да, күңелле түгел. Байлар Сабасының тау башы ягында хат ташучы Екатерина Кузьминаны исә һәр йортта диярлек көтеп алалар. Ул үзенә йөкләнгән вазифаны намус белән башкара. Гадел, төгәл, кешеләргә ягымлы булуы белән безнең күңелне яулады. Мин Екатеринага багышлап шигырь дә язган идем. Менә укып карагыз әле:

Кыю, җитез, уңган, булган

Хат ташучы Катябыз.

Сөйкемле сөяге бардыр,

Аны бик яратабыз.

Намуслы, гадел, тугры,

Һәр кешене үз итә.

Пенсияләр өләшә ул,

Сумка тулы газета.

Велосипедта, җәяү дә

Йөри ул урамнарда.

Куркыта алмый Катяны

Яңгыр да, бураннар да.

Сумкалары Катябызның

Гәҗит, хат белән тулсын.

Урамыбызны балкытып

Һәр көнне йөреп торсын.

Ленин урамында яшәүче

пенсионерлар

исеменнән

Һаҗәр Фатыйхова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев