Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабада чыгарылыш сыйныф укучылары өчен тантана үтте (фоторепортаж)

25 июнь көнне Саба спорткомплексында тантаналы шартларда үткәрелгән чыгарылыш кичәсендә быел район мәктәпләрен тәмамлаган 303 укучыга олы тормышка хәер-фатыйха бирелде. Егет-кызларның төн йокыларын качырган, йөрәккә тынгылык бирмәгән БДИлар тәмам, алда тормышның яңа баскычы, ачылмаган серләр дөньясы көтә. Сыйныфташлары белән соңгы тапкыр әйләнгән вальс та шуңадыр никтер моңсу, самими, серле иде...

25 июнь көнне Саба спорткомплексында тантаналы шартларда үткәрелгән чыгарылыш кичәсендә быел район мәктәпләрен тәмамлаган 303 укучыга олы тормышка хәер-фатыйха бирелде.

Егет-кызларның төн йокыларын качырган, йөрәккә тынгылык бирмәгән БДИлар тәмам, алда тормышның яңа баскычы, ачылмаган серләр дөньясы көтә. Сыйныфташлары белән соңгы тапкыр әйләнгән вальс та шуңадыр никтер моңсу, самими, серле иде бу көнне. Яшьлек, матурлык, якты хыяллар тантана иткән бәйрәм чарасында чыгарылыш сыйныф укучылары шатлыгын муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов та бүлеште. "Сезнең мәктәпне тәмамлавыгыз тарихи датага - Олимпиада елына туры килүе белән үзенчәлекле. Үз тормышыгызны үзегез дөрес итеп корырга өйрәнегез. Сезнең тормыш - бары сезнең кулда. Сезне тәрбияләп үстергән әти-әниләрегезне, белем биргән укытучыларыгызны онытмагыз",- диде ул һәм укуны гел бишле билгеләренә тәмамлаган 23 егет-кызга махсус аттестатлар тапшырды. Һәр елны шулай: укуда алдынгылыкны кызлар яулый. Быел да "5"легә укучыларның 20се кызлар иде. Шулай ук укуда алдынгылыктан тыш cәнгать, спорт өлкәсендә районыбыз данын яклап зур нәтиҗәләргә ирешкән 10 укучы тәбрикләнде. Аерым фәннәрне яхшы үзләштергән, җәмгыять тормышында актив катнашкан 24 укучыга грамоталарны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илфат Шакиров тапшырды. "Менә 11 ел буе үскән белем агачының җимешләре өлгерде. Белемнәрегезне тагын да арттырып, районыбызга хезмәт итүче яшьләр булуыгызны телим",- диде И.Шакиров. "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Гүзәл Закирова чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе "Волонтер" отрядының иң актив егет-кызлары булуын әйтеп, мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдә әйдәп баручыларга изге теләкләр белдереп, Грамоталар белән бүләкләде. Мәктәпне тәмамлаучы егет-кызларның да 11 ел буе белем һәм тәрбия биргән укытучыларга әйтер сүзләре күп иде. Чыгарылыш сыйныфлар исеменнән чыгыш ясаган Саба гимназиясе укучысы Алинә Хәбибрахманованы һәркем зур дулкынлану белән тыңлады. Тормышка юллама биргән үз мәктәбенә, укучыларның һәр уңышын күрә, бәяли белгән район башлыгы Рәис Миңнехановка ихластан иде аның рәхмәтләре. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Алинә БДИ нәтиҗәләре буенча рус теленнән районда иң югары - 98 балл җыйган укучы да.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәридә Вилданова.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев