Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Күл буенда аккошлар, ташбакалар йөри

Барысы 91 укучы белем алган Олы Кибәче урта мәктәбендә җәйге чорда 30 балага - сәламәтләндерү, 15 балага исәпләнгән хезмәт һәм ял лагере эшләтү, 14 яше тулган 25 баланы мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштыру планлаштырылды. "Дуслык" лагереның "Бәхетле балачак" дип исемләнгән беренче көне бик күңелле узды. Авылдашыбызның шәхси эшмәкәре Рифкать абый...

Барысы 91 укучы белем алган Олы Кибәче урта мәктәбендә җәйге чорда 30 балага - сәламәтләндерү, 15 балага исәпләнгән хезмәт һәм ял лагере эшләтү, 14 яше тулган 25 баланы мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштыру планлаштырылды. "Дуслык" лагереның "Бәхетле балачак" дип исемләнгән беренче көне бик күңелле узды. Авылдашыбызның шәхси эшмәкәре Рифкать абый Шәфыйков чакыруы буенча Теләче "Туган авыл" күңел ачу комплексына кунакка бардык. Анда Югары Утар интернатында тәрбияләнүчеләр белән очраштык, бер-беребезгә концерт номерлары күрсәттек. Югары Утардан килгән балалар безнең чыгышларны бик яратып кабул иттеләр.

Музейда элеккеге эш кораллары, йорт кирәк-яраклары белән танышканнан соң, әлеге комплекста эшләүче мини-зоопаркта булып, төрле экзотик кошлар, җәнлекләр тормышы белән кызыксындык. Күл буенда аккошлар, ташбакалар белән хозурландык. Балаларга шундый матур мизгелләр бүләк иткән Рифкат абыйның безнең мәктәп укучылары өчен беренче бүләге генә түгел инде бу. Ноябрь аенда сәнгатькә гашыйк Рифкать абый чакыруы буенча Минзәлә татар дәүләт драма театры артистларының авыл клубында "Сөннәтче бабай" моңсу комедиясен күрсәттеләр. Татар милләте, аның гореф-гадәтләре, гаилә мөнәсәбәтләрен чагылдырылган әсәр тамашачыга зур тормыш дәресе булды. Балаларның ялын истә калырлык итеп оештыруда, аларга рухи тәрбия бирүдә үз өлешен керткән авылдашыбызга исәнлек-саулык, уңышлар телибез.

Гүзәлия Измайлова,

тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X