Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

60 млн. сумнан артык акча урлап качкан инкассаторның җинаятьтәше булырга мөмкин

(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ"). Полицейскийлар Ростов өлкәсе Сальск шәһәрендә туган, Яшел Үзәндә яшәүче 28 яшьлек Кострубин Илья Олеговичны эзли. Оператив мәгълүматларга караганда, ул хезмәттәшен яралап, инкассатор машинасында 60 млн. сумнан артык акча урлап качкан инкассатор Игорь Богаченконың җинаятьтәше булырга мөмкин. Искәртеп үтәбез: 23 гыйнвар көнне сәгать 11.07дә Яшел Үзәнненң Ленин...

(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ"). Полицейскийлар Ростов өлкәсе Сальск шәһәрендә туган, Яшел Үзәндә яшәүче 28 яшьлек Кострубин Илья Олеговичны эзли. Оператив мәгълүматларга караганда, ул хезмәттәшен яралап, инкассатор машинасында 60 млн. сумнан артык акча урлап качкан инкассатор Игорь Богаченконың җинаятьтәше булырга мөмкин.

Искәртеп үтәбез: 23 гыйнвар көнне сәгать 11.07дә Яшел Үзәнненң Ленин урамында инкассатор егет хезмәттәшенең аягына табельле утлы коралдан атып, инкассторның "Т669ОС/116rus" дәүләт номерына ия "Фольксваген Амарок" машинасына утырып качкан иде.

Полицейскийлар, оператив эзләү чаралары барышында, Яшел Үзәннең Столичная урамындагы 41нче йорт янында ташлап калдырылган «Фольксваген Амарок» маркалы инкассатор машинасын тапты. Анда урланган акчаның бер өлеше - 4 млн. сум да табылды.

Әлеге факт уңаеннан РФ Җинаять кодексының 162нче маддәсенең 4нче өлешендә ( һөҗүм итеп талау) каралган җинаять сыйфатлары буенча җинаять эше кузгатылган.

Җинаятьне ачуны Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин шәхси контроленә алган. Качкыннарның кайдалыгын хәбәр иткән өчен "Сбербанк" 1 миллион сум күләмендә акчалата түләү ышандыра.

Богаченко һәм Кострубинның утлы коралга ия булулары ихтимал. Алар кораллы каршылык күрсәтергә мөмкин.

Әлеге затлар турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучылардан «02» һәм «052» номерына шалтырату сорала, дип мөрәҗәгать итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.(tatar-inform.ru)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев