Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

653 мең сум алимент бурычы: приставлар ишек ватып кергән

Суд приставлары бурычлы кешене 10 тәүлеккә сак астына алу бәхетенә ирешкән.

Казанда бер ир-атның 653 мең сум алимент бурычы җыелган. Бу хакта Федераль суд приставы хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә. 39 яшьлек ир-ат 2012 елдан бирле игезәк балалары - 2010 елгы улы белән кызына алимент түләргә бурчылы булган. Ул беркая да эшләмәгән, приставлардан качып йөргән. Аны әнисе фатирында тапканнар.

Суд приставлары ишекне ватып кергәндә бурычлы ир балконда качып калырга, аннары каршылык күрсәтергә маташкан.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев