Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

90 яшен тутырган Зөлхиҗә Исакаева "Ак барс"тан Данис Зариповның китүенә борчыла [фото]

"Озын гомерле булуымның бер сере дә юк, Ходай биргән гомеремне яшәдем", - ди 90 яшен тутырган Зөлхиҗә Исакаева. Аккүл-Бигәнәй авылының иң өлкән кешеләренең берсе булган тыл ветеранының хәтер сандыгына, акыл-зиһененә күзләр генә ти­мәсен. "Сугыш чоры ке­шесе ни күрде - мин дә шуларның барысын да кичердем, ба­ры­бызның да тормышы бер төсле...

"Озын гомерле булуымның бер сере дә юк, Ходай биргән гомеремне яшәдем", - ди 90 яшен тутырган Зөлхиҗә Исакаева.

Аккүл-Бигәнәй авылының иң өлкән кешеләренең берсе булган тыл ветеранының хәтер сандыгына, акыл-зиһененә күзләр генә ти­мәсен. "Сугыш чоры ке­шесе ни күрде - мин дә шуларның барысын да кичердем, ба­ры­бызның да тормышы бер төсле булды",- ди ул үт­кәндәге авыр хатирәләрне күз алдыннан үткәреп.

Мамадыш районының Олыяз авылында туып-үскән кызга мәктәпне тәмамлап, яшьлек хыялларында тирбәлергә язмаган булып чыга: чыгарылыш кичәсе шатлыгын сугыш сөреме каплый. "Яшь аралаш бәйрәм иткәндәй булдык, сыйныфташ егетлә­ребез белән соңгы тапкыр күрешүебез булган, алар бер-бер артлы сугышка алынып, күбесе үлеп калдылар, яшьлегебез шулай күңелдә калды",-ди ул.

Апас районында окоп казыганда ул заманның зәх­мәтле чире - тиф белән авырый. Чиргә каршы шифа таба алмаган табиб­лар аның әнисенә булырлык түгел дигән өметсез хәбәр җиткерәләр. Озак вакытлар аңсызланып, хастаханәдә ятканнан соң, гомере бетмәгән кызга дәва иңә. Яшәүгә өмете калмаган авыруның савыга алуы Ходайның кодрәте киң булуына бер мисал. Үгезләр җигеп көлтә ташыганнарын, ачлыктан хәлсезләнгән малларның бик юаш һәм мескен хәлдә булуларын, яшь кыз балаларга да күндәм булуларын бүгенгедәй хәтерли ул. "Без арбага төягәндә малкайлар азмы-күпме чемченәләр иде, шул ашауга алданып бар көчләренә тарттылар бугай инде мескеннәр",- ди Зөлхиҗә әби.

Сугыштан соң Мамадышта педучилище тәмамлап, гомере буе Казанчы Бигәнәй авылында башлангыч сыйныфларга белем бирә. 1960 елда шушы авыл егете Миннәхмәт белән никахлашалар. Өч кыз тәрбияләп үстерәләр. "Кияүгә соңлап кына чыккач, бер-бер артлы туган балаларымның үскәнен күрә алырмынмы, дип уйлаган идем, Ходай оныкчыкларны сөяргә дә насыйп итте", - ди әбекәй шатланып. Инде гомер иткән иренең вафатына да алты ел булган. Бүген тыл ветераны тормыш иткән нигезендә үз көенчә, балалары, оныклары ярдәменә таянып гомер кичерә. Җәй­ләрен яныннан оныклары өзелеп тормый. Биш вакыт намазын калдырмыйча, балаларына бәхет-тәүфыйк теләп дога кыла. "Гомерем буе телевизордан хоккейны калдырмадым. Узган елгы уеннарында "Ак Барс" җиңелгәннән соң кызыгы бетеп, карамый башладым. Данис Зарипов командадан киткәч тә никтер уеннарның яме калмады шикелле. Ярый Билалетдинов кире үз урынына кайтты инде", - ди Зөлхиҗә әби. "Ул уенчыларның барсын да таный, бер килүемдә Зарипов травма алды, дип борчылып утыра иде, заманнан калышмый ул безнең әни", - ди авылда яшәүче кызы Дания. Район хакимияте, башкарма комитет исеменнән олы юбилее белән котларга килгән социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗинга, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Алмаз Галиевка үзен шулай зурлаганнарына кат-кат рәхмәтен белдереп, илләрнең тыныч, күкләрнең аяз, иген-икмәкләрнең мул булуын теләде.

Гомере буе игелекле хезмәттә - хәреф танымаган, каләм тота белмәгән балаларга гыйлем серләрен ачып, балалар дөньясы белән янып-көеп гомер узганын сизми дә калган ул. Күп еллар узса да, шәкертләре беренче мөгаллимнәрен зур хөрмәт белән искә алалар, еш кына хәлен белешергә ишек шакыйлар. Гомернең бер генә көне дә заяга узылмыйча, картлык көнеңдә яшьлегеңдә үстергән агачларның татлы җимешләрен татудан да олы бәхет юктыр. Ә Зөл­хиҗә әби бик тә лаек мондый тормышка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев