Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Аена 3,5 мең сумга да яшәп була" дигән министрны эшеннән кудылар

Саратов өлкәсендә хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министры Наталья Соколованың "аена 3,5 мең сумга да яшәп була" дип әйткән. Нәтиҗәдә, соңгы сәгатьләрдә билгеле булуынча, аны эшеннән азат иттеләр.

Утырышларның берсендә әлеге чиновник, яшәү минимумына яшәргә генә түгел, яхшы итеп яшәргә мөмкин, дип әйткән. “Сез яшьрәк күренәчәксез, зифа буйлырак, матуррак булачаксыз. Макарошкалар бик файдалы”, дигән ул.

 

Соколова үзе шушы 3,5 меңгә яшәүдән баш тарткан, дип яза Кызыл таң. Моңа министр статусы рөхсәт итмәвен әйткән. Ә менә гади кешеләр рәхәтләнеп шушы суммага яши ала, янәсе...

 

Ләкин өлкә губернаторы аның белән килешмәгән һәм кешеләр яшәеше өчен мөһим темаларга шулай кимсетеп караганы өчен вазыйфасыннан азат иткән.

 

Менә хәзер 3,5 мең сумга яшәп карагыз инде... Зифарак буйлы булырсыз...

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X