12 октябрь 2018 яңалыклары
-
Роберт Миңнуллинга Татарстан Президенты исеменнән машина бүләк иттеләр
Тинчурин театрында Роберт Миңнуллинның 70 яшьлегенә багышланган “Мин яшимен сезнең арагызда...” дип исемләнгән юбилей кичәсе бара.
-
Римма Никитинага “TMTV”, “Болгар радиосы” премияләре эләкмәгәнгә, Чаллы тамашачысы үзенекен бирә
.
-
"Аена 3,5 мең сумга да яшәп була" дигән министрны эшеннән кудылар
Саратов өлкәсендә хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министры Наталья Соколованың "аена 3,5 мең сумга да яшәп була" дип әйткән. Нәтиҗәдә, соңгы сәгатьләрдә билгеле булуынча, аны эшеннән азат иттеләр.
-
Хәтер көне алдыннан аксакаллар шаһитләр рухына дога кылды
15 октябрь – Хәтер көне якынлаша. Шул уңайдан бүген Казан Кремле территориясендә шаһитләрне искә алу чарасы үтте.
-
Хәзер инде Айваз Садыйров та Гөлназ Сәфәрованы гаепләде
Көз - үзенчәлекле чор. Депрессияләр, күңелсезләнү, психик тайпылышлар һәм хроник авырулар көчәю вакыты, ди табиблар. Татар эстрасында да чир таралды кебек. Элвин Грей һәм Гүзәл Уразова гаугасы әле тынмады, хәзер инде Айваз Садыйров та Гөлназ Сәфәрованы гаепли. Бу хакта ул Инстаграмында менә ни яза:
-
Социаль челтәр кулланучылары “Казан” аэропортына “Сөембикә” исемен бирергә тели
Халыкара аэропорт исеме Татарстанга бәйле танылган шәхеснең исеме белән тулыландырылачак.
-
Көчле рухлы ана
Алтын көзнең ямьле көнендә – 6 октябрьдә Мамалай авылында яшәүче Нәсимә Галиәхмәт кызы Мөхәммәтҗановага 90 яшь тулды.
-
Президент мәктәп территориясендә укучыларны яклау буенча өстәмә чаралар күрергә кушты
Рөстәм Миңнеханов Чаллыда комиссия утырышында хокук саклау һәм башкарма хакимият органнары җитәкчеләренә бу эшне контрольгә алуны йөкләде.
-
"Россия лидерлары" бәйгесенә, башланып бер тәүлек узуга ук, 24 меңнән артык гариза килгән
Быел без бәйгедә катнашучыларга өстәмә мөмкинлекләр бирдек, ди проект җитәкчесе.
-
Роберт Миңнуллинның юбилей кичәсен онлайн күрсәтеләчәк
Тантана К. Тинчурин театрында булачак.
-
13 октябрьдә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Иртәгә, 13-нче октябрьдә, Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. 6.00 сәгатьтән 12.00-14.00 сәгатькә кадәр шәһәрнең барлык районнарында да 15 мәйданчык эшләячәк.
-
Изге дога йөртә юлларда...
Узган җомгада Тимершык авылы халкы истәлекле вакыйга шаһиты булды.
-
Татарстанда “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами”ның Россиядәге төркеме башлыгын тоткарлаганнар
Тоткарлау вакытында тыелган төркемне пропагандалау материаллары, агентлар күрсәтмәләре, эшләнгән эш турында хисап документлары табылган.
-
Өйдә генә сибенәсе!
Арча педагогика көллияте студентлары хушбуй исеннән агуланган... Узган атнада әлеге хәбәр бик тиз арада республикага таралып өлгерде. Табиблар исә агулану очрагын кире какты. Белгечләр әйтүенчә, бүген студентларның сәламәтлегенә куркыныч янамый.
-
Камал театрында "Мәңгелек буран" спектакленең премьерасы була
Чыңгыз Айтматовның "Гасырдан да озын көн" романы буенча куелган спектакльне режиссер Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән.