Өйдә генә сибенәсе!
Арча педагогика көллияте студентлары хушбуй исеннән агуланган... Узган атнада әлеге хәбәр бик тиз арада республикага таралып өлгерде. Табиблар исә агулану очрагын кире какты. Белгечләр әйтүенчә, бүген студентларның сәламәтлегенә куркыныч янамый.
Кызлар – нечкә күңелле...
Билгеле булганча, әлеге хәлне Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы вакытында контрольгә алды. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре дә читтә калмады. Хокук органнары хәбәр иткәнчә, РФ Тикшерү комитетының республика буенча идарәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылган.
Ә хушбуй кыйссасы болайрак була. Моңа кадәр “Charme pretence” хушбуен сибенгән кыз аның бернинди зыянын да күрмәгән. Бәясе дә кыйммәт түгел, 50 сум тирәсе генә. Әмма үзенә килешсә дә, исе ике дистәгә якын студентны аяктан ега язган. Тәнәфес вакытында ислемайны икенче кыз сибенергә сорап торган. Кызганмаган, биргән, әмма нәтиҗәдә 17 студент һәм вахтада утыручының хәле начарлана башлаган. Дөрес, алар арасында хастаханәдә ятудан баш тартучылар да бар.
– Без мәктәпкәчә белем бирү бүлеге төркемендә 22 кыз укыйбыз. Психология дәресе алдыннан сабакташыбыз күбрәк сибенгән, ахры. Исе бүлмәгә таралып, элек беребезнең хәле китте. Аннан башкалар да үзен начар хис итә башлады. “Ашыгыч ярдәм“ машинасын күргәч, борчылучыларның саны тагын да артты, – ди әлеге вакыйганың шаһиты булган бер студент.
Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова әйтүенчә, хушбуй исе бары 5-6 кешегә генә авыр тәэсир иткән. “Кызлар – нечкә күңелле затлар. Берсенең хәле начарайганын күреп, икенчесе, өченчесе дә борчылган. Кызгана, елый башлаганнар. Шунлыктан кемнеңдер кан басымы төшкән, кемнекедер менгән. Температурасы күтәрелүчеләр дә булган. Транспортта барганда да башка кешеләрнең хушбуй исеннән чигәләр авырта башлый бит. Менә бу кыз да күбрәк сибенгән, күрәсең, – ди Гөлнара Фидаил кызы. – Бәлкем, бүлмәдә һава да җитмәгәндер. Ягулык сезоны башланды бит. Өстәвенә тукланмаганнар да. Төшке аш вакыты яңа гына җитеп килә иде. Укытучы исә кәефеннән зарланмады. 17 студентның барысының да хәле яхшы, хастаханәдән чыктылар инде.
Ислемай исеннән агуланып булмый
Район хастаханәсенә шылтыратсак та, җитәкчеләр белән элемтәгә кереп булмады. Хушбуйдан агуланып булу-булмауны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы, Казандагы 7 нче хастаханәнең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллинадан белештек. Табиб әйтүенчә, хушбуй сибү берничек тә агулануга китерә алмый. Андый хәлнең бөтенләй булганы юк икән. Әмма сибенә торган матдәләрне эчкән очракта агулану ихтималы бар.
– Арчага үзем дә бардым. Әлеге мәсьәлә буенча федераль белгечләр белән дә киңәшләштек. Бу – бернинди дә агулану очрагы түгел. Хушбуй исе аллергия китереп чыгарган. Хастаханәгә эләгүчеләргә токсик-аллергия реакциясе дигән диагноз куелган. Һәр кеше исне төрлечә кабул итә. Хушбуй кибетләренә кергәч, берәүләрнең күзе әчетергә, икенчеләрнең бите кызыша башларга мөмкин. Кемгәдер бер-ике тапкыр сибү дә җитә, кемгәдер коену да аз. Авыр исле яки исе озак саклана торган хушбуйларны бик аз күләмдә генә кулланырга кирәк. Эфир майлары күбрәк булган, кыйммәтлерәк хушбуй сайлау отышлы. Арча студентының хушбуенда эфир майлары бик аз булган. Әмма бернинди агулы матдәләр дә табылмаган, – ди белгеч. Әлеге шау-шулы очрактан соң Арча көллиятендә нәрсә үзгәрәчәк?
– Студентларга хәзер уку йортына сиптерә торган дезодорант, хушбуйлар алып килмәскә куштык. Өйләрендә, әйтик, кинога, концертка барганда куллана алалар. Хәзер 900 бала да сибенә башласа нишләрсең? Әмма гигиена турында да онытырга ярамый. Тулай торакта юыну өчен бөтен шартлар да бар. Линейкада чама белү кирәклеген барча студентларга да аңлаттык. Булачак укытучы, тәрбиячеләрнең культурасы булу да мөһим. Химик матдәләрнең үзенчәлеге хакында сөйләргә дә җай чыкты. Мондый хәлнең булганы юк иде әле, – ди көллият директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев