Президент мәктәп территориясендә укучыларны яклау буенча өстәмә чаралар күрергә кушты

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда комиссия утырышында хокук саклау һәм башкарма хакимият органнары җитәкчеләренә бу эшне контрольгә алуны йөкләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Татарстанда Террорчылыкка каршы комиссия утырышын үткәрде. Чара 41нче урта мәктәптә узды. Бу хакта республика лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Утырышта Татарстанда Террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структураларның территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, шулай ук кайбер мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Террорчылыкка каршы комиссиянең башка әгъзалары 41нче мәктәпнең террорчылыктан саклау системасы белән таныштылар һәм тематик күргәзмәне карадылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел Россия Федерациясенең төрле субъектларында мәгариф оешмаларында мәктәп укучыларына һәм укытучыларга һөҗүм иткәннәр, бу мәктәп территориясендә укучыларның җитәрлек дәрәҗәдә якланмавын күрсәтә һәм аны камилләштерү буенча өстәмә чаралар күрүне таләп итә.
Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров үз чыгышында кайбер мәгариф оешмалары җитәкчеләренең иминлекне тәэмин итү буенча җитәрлек чаралар күрмәвен искәртте.
ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәгариф оешмаларында террорчылыкка һәм криминаль күренешләргә каршы көрәшне камилләштерү чаралары турында мәгълүмат бирде. Быел 262 мәгариф оешмасына хәвеф сигнализациясе төймәсе, 120 оешмада тикшерү системалары сатып алу һәм урнаштыру өчен 34,7 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев үз чыгышында мәгариф объектлары иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Дмитрий Вандюков иминлек өлкәсендә мәгълүмат технологияләрен гамәлгә кертү турында сөйләде.
Соңыннан Татарстан Президенты әлеге мәсьәләнең мөһимлегенә тагын бер кат басым ясады. Ул билгеләп үткәнчә, мәгариф объектларын техник чаралар белән җиһазландыруга финанслар бүлеп бирелә, кирәк булса, финанслау күләме арттырылачак.
Рөстәм Миңнеханов республика хокук саклау һәм башкарма хакимият органнары җитәкчеләренә бу эшне махсус контрольгә алырга кушты.
Фото: president.tatarstan.ru
-
23 февраль 2019 - 17:46Татарстанда, "скорая" керә алмагач, авыруны трактор белән чыгарганнар (ФОТО, ВИДЕО) Гадәттән тыш хәл Апас районының Биябаш авылында булган. Ашыгыч ярдәм машинасы карлы юлдан керә алмагач, авыруны КУН-10 тракторы белән олы юлга чыгарганнар. Бу хакта "Болгар радиосы" алып баручысы Рушан Хантимеров яза.40900
-
23 февраль 2019 - 15:45Рөстәм Миңнеханов Кукмарада янгын турында: Балалар үлү - зур фаҗига Янгында һәлак булучыларның күбесе Казанда, Питрәч һәм Аксубай районнарында, диде Рәфис Хәбибуллин.36400
-
23 февраль 2019 - 14:43Приставлар алиментчыны эзли Кемгәдер бирәсе 100 сумың булу да төн йокыңны качыра. Араны өзмичә тынычлана алмыйсың. Хәер, тау хәтле әҗәте булса да, кайберәүләрнең исе дә китми. Бу очракта сүз үзләренә зур гөнаһ җыючылар – алимент түләмәүчеләр турында бара. Шундыйлар белән очрашу өчен “Балаңны уйла– алимент түлә” акциясе кысаларында суд приставларына ияреп Байлар Сабасы буйлап рейдка чыктык.17600
-
23 февраль 2019 - 14:40Татарстан мөфтиенә джиу-джитсу буенча кара билбау тапшырдылар Билбауны Мәрҗәни исемендәге III Бөтенроссия турниры ачылышында джиу-джитсу федерациясе вице-президенты Георгий Куковеров бирде.4400
-
23 февраль 2019 - 13:46Татарстан юлларында бозлавык булу сәбәпле, ерак юлга чыкмый торырга киңәш ителә 23 февральдә көндез һәм төнлә республика территориясендә кинәт салкынайта һәм температура 14 градуска кадәр төшәчәк.22900
-
23 февраль 2019 - 12:18Бәйрәм уңаеннан, армия генералы Мәхмүт Гәрәев татар яшьләренә мөрәҗәгать итте Александр Невский ордены иясе Татарстан халкы Ватан сугышы елларында каһарман булганын искә төшерә.6200
-
23 февраль 2019 - 09:58ЯҢА ГАСЫРНЫҢ БЕРЕНЧЕ ИГЕЗӘКЛӘРЕ 2001 елның 28 февралендә яңа гасырның беренче игезәкләре дөньяга килүе турында язганыбызга әле генә кебек. Баксаң, ул көннән соң 18 ел узып, Рузинә белән Руфинә Кәримовалар инде сылу кызлар булып үсеп җиткәннәр икән. Гүзәлкәйләрнең үзләрен күреп аралашу теләге мине Олы Кибәче авылына алып килде.28500
-
23 февраль 2019 - 08:18Владимир Путин хәрбиләрне һәм ветераннарны Ватанны саклаучылар көне белән котлады Президент яңа буын хәрбиләре Россиягә лаеклы һәм намуслы хезмәт итә диде.4000
-
23 февраль 2019 - 07:47Ватан сакчылары көне белән Хөрмәтле ир-егетләр, Ватан сагында торучылар, солдат булырга әзерләнүчеләр, сугыш, Кораллы Көчләр ветераннары!4300
-
22 февраль 2019 - 20:34“Ак Барс” командасы “Металлург” хоккейчыларына җиңелде Плей-офф этабының беренче сериясендә “Ак Барс” Омск шәһәренең “Авангард” командасы белән очраша.8500
-
22 февраль 2019 - 20:32Кукмара районында бертуган ике бала һәлак булган янгын видеосы чыкты Өч һәм алты яшьлек ике малайның әнисе, балаларын әбигә калдырып, Кукмарага киткән булган.114400
-
22 февраль 2019 - 17:25Рөстәм Закиров: Телевизордан җырлар җырлатып кына милли үзаңны үстереп булмый Татарстанның халык артисты фикеренчә, татар халкының милли аңын үстерер өчен, көчле шәхесләрне эфирга чыгарырга кирәк.5400
-
22 февраль 2019 - 16:44Кукмара районында өч көнлек матәм игълан ителде Яңа Сәрдек авылындагы янгында ике нәни бала һәлак булды117900
-
13 февраль 2019 - 16:06“Бер көн” дигән клипка Илсөя Бәдретдинова 4 ел фасылын сыйдыра (яңа клип)
-
12 февраль 2019 - 07:31Игенче хужалыгы хисап жыелышында танылган артистлар жырлады
-
21 февраль 2019 - 09:04
-
22 февраль 2019 - 14:59
-
21 февраль 2019 - 13:29
-
18 февраль 2019 - 08:10
-
22 февраль 2019 - 16:44Кукмара районында өч көнлек матәм игълан ителде Яңа Сәрдек авылындагы янгында ике нәни бала һәлак булды117900
-
22 февраль 2019 - 20:32Кукмара районында бертуган ике бала һәлак булган янгын видеосы чыкты Өч һәм алты яшьлек ике малайның әнисе, балаларын әбигә калдырып, Кукмарага киткән булган.114400
-
21 февраль 2019 - 14:35Рөстәм Миңнеханов: Путинның Юлламасында телгә алынган карарлар Татарстан өчен бик тә мөһим ТР Президенты Лаеш район Советының узган елда башкарылган эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган сессиясендә чыгыш ясады.111400
-
21 февраль 2019 - 15:40Татарстанда М7 юлындагы авариядә өч кеше һәлак булган "Рено Дастер" йөртүчесе, аның ике пассажиры урында ук һәлак булган.83900
-
21 февраль 2019 - 14:09"Без – вай-файсыз балачаклы, бәхетле буын" вакытларым, рәхәтләнеп уйнауларым, әти-әниле бәхетле чагым килде. “Ватаным Татарстан” газетасы оештырган күп кенә хәйрия чараларын алып баручы Алмаз Мирзаянов Казанда балачак бәйрәме ясады. Концерт дип әйтер идем, үзе әйтмешли, афишада мондый сүз юк. Хәер, Алмаз үзенең ниләр майтарып йөргәнен яшереп тормады.44500
-
22 февраль 2019 - 09:16“Оятсызлыкның чиге юк!” Рәфинә Ганиуллинаның купальниктан төшкән фотосурәтен тәнкыйтьлиләр Җырчы Рәфинә Ганиуллина Инстаграмга купальниктан төшкән фото куйган. Ә фото астына башындагы кайбер капма-каршы фикерләрләрен язган.43500
-
23 февраль 2019 - 17:46Татарстанда, "скорая" керә алмагач, авыруны трактор белән чыгарганнар (ФОТО, ВИДЕО) Гадәттән тыш хәл Апас районының Биябаш авылында булган. Ашыгыч ярдәм машинасы карлы юлдан керә алмагач, авыруны КУН-10 тракторы белән олы юлга чыгарганнар. Бу хакта "Болгар радиосы" алып баручысы Рушан Хантимеров яза.40900
-
21 февраль 2019 - 08:432018 елда Казан Кремлен 3 миллионга якын турист килеп караган Татарстанга килгән туристлар арасында бигрәк тә Болгар музей-тыюлыгы һәм Зөя утрау-шәһәрлеге популярлык казанган.37300
-
23 февраль 2019 - 15:45Рөстәм Миңнеханов Кукмарада янгын турында: Балалар үлү - зур фаҗига Янгында һәлак булучыларның күбесе Казанда, Питрәч һәм Аксубай районнарында, диде Рәфис Хәбибуллин.36400
-
22 февраль 2019 - 14:4335800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба таннары (Сабинские зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47631 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Исмагилов Рустем Габдерауфович
Адрес редакции: 422060, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тукая, д. 95
Телефон редакции: (84362) 2-30-58
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика