Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Көчле рухлы ана

Алтын көзнең ямьле көнендә – 6 октябрьдә Мамалай авылында яшәүче Нәсимә Галиәхмәт кызы Мөхәммәтҗановага 90 яшь тулды.

Нәсимә апа гомер юлында  күп газаплар күрсә дә, сынмаган-сыгылмаган, көчле рухын, сабырлыгын  югалтмаган.  «Яшь вакытымда төнлә трактор артында сукачы булып эшләдем.  Йоклап китеп, төшеп егылмас өчен  безне бәйләп куялар иде. Төн йокламый  кырда йөрдек. Гомеребез бик авыр эшләрдә узды», – дип искә ала Нәсимә апа. 1954 елда авылдашы Кыяметдин белән гаилә корып, алты балага гомер бирәләр. Яшьли ирен,  биш баласын  югалту хәсрәтләрен дә кичерә.  Күзләр тимәсен, әле дә күзлексез укый, футбол карарга ярата. Бүген улы Сәлимҗан тәрбиясендә имин, тыныч  картлык кичерә. «Әни минем өчен бик зур терәк әле, бергә-бергә озак еллар яшәргә насыйп булсын», – ди улы. Тыл һәм хезмәт ветеранын олы юбилее белән муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләп, Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын тапшырды. Шулай ук юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин  тәбрикләделәр.

Фәридә Вилданова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев