Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль челтәр кулланучылары “Казан” аэропортына “Сөембикә” исемен бирергә тели

Халыкара аэропорт исеме Татарстанга бәйле танылган шәхеснең исеме белән тулыландырылачак.

Социаль челтәр кулланучылары “Казан” халыкара аэропортына исемнәр тәкъдим итә башлады. Бу хакта ВКонтактеда «Великие имена России. Республика Татарстан» төркемендә хәбәр ителә.

«Сөембикә - ирек, нәфислелек, батырлык һәм Татарстанның тарихи символы. Ул, ким дигәндә, өч тугандаш халык өчен герой. Сөембикә манарасы – Казанның борынгы символы», - дип белдерә социаль челтәр кулланучысы.

«Сөембикә» варианты - иң күп тәкъдим ителгән исемнәрнең берсе. Кайбер кулланучылар исә аэропортка очучы исемен бирергә кирәк дип саный. Мисал өчен, Бөек Ватан сугышы елларында батырлык кылган Михаил Девятаев һәм Мәгубә Сыртланова исемнәрен тәкъдим итәләр.

  • Халыкара аэропорт исеме Татарстан Республикасына бәйле танылган шәхеснең исеме белән тулыландырылачак. Шул ук аэропорт илнең яңа тарихы (соңгы 100 ел) чорындагы сәясәтче исемен йөртә алмаячак.

Төп фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев